Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган

Мәртәбәле исемне җырчыга Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов тапшырган.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Танылган җырчы Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган. Бу хакта Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитовның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүләкләү тантанасы кичә, ягъни 12 сентябрь көнне Уфада узган.

Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гөбәй авылында 1989 елда туган. Кечкенәдән җыр белән кызыксынган Ришат баян, гитара, фортепианода уйный белә. Октябрьский музыкаль училищесын, Заһир Исмагилов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган. "Гәлсәр сандугач” телевизион җыр конкурсында - “Өмет” номинациясендә лауреат,  “Татар моңы” халыкара конкурсында лауреат, Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең I дәрәҗәдәге лауреаты.

 

Фото: glavarb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ришат Төхвәтуллин