Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ризат Рамазанов: «10 яшьтә мөкәйләргә өйрәнеп, 11 яшьтә тәпи киттем...»

Ризат Рамазанов балачагында аның белән булган кызганыч хәл булган икән. Баксаң, ул 3 ел урын өстендә ятып, 10 яшендә генә кабат мөкәйләргә өйрәнеп, аннан соң гына тәпи киткән икән...

ТМТV телеканалындагы "Сер булып калсын" тапшыруында Ризат Рамазанов балачагында аның белән булган кызганыч хәл турында сөйләде. Баксаң, ул 3 ел урын өстендә ятып, 10 яшендә генә кабат мөкәйләргә өйрәнеп, аннан соң гына тәпи киткән икән...

- Кечкенә чакта авылда итек киеп хоккей уйный идек. Аерыла алмый уйнадык. Аның зыяны сәламәтлектә чагылды: бервакыт аякка баса алмый башладым. 6 яшемдә табиблар "Пертеса авыруы" дигән диагноз куйды. 3 ел хастаханәдә урын өстендә яттым. Ашавым да, бәдрәфкә йөрүем дә - шунда яткан килеш кенә иде. Ул еллар минем өчен дә, әти-әнием өчен дә авыр сынау елы булды... 3 ел эчендә аяк мускуллары бөтенләй дә калмаган иде. Кабаттан мөкәйләргә өйрәнеп, кабаттан тәпи китәргә өйрәнергә туры килде. Башта култык таяклары белән йөрдем, аннары - тотынып, һәм акрынлап җайлашып киттем.

Мин һәрвакыт хыял белән яшәдем һәм яшим. Урын өстендә ятканда: "Эх, дәү әнинең капка төбенә кадәр җәяү менсәм иде", - дидем. Мендем. Аннары: "Эх, велосипед белән менәргә иде", - дидем. Аллага шөкер, велосипед белән дә мендем. Матай белән дә мендем. Машина белән дә...

Ходаема мең рәхмәт!

Зоя Солошина

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ризат Рамазанов