Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ркаил Зәйдулла: Марат Кәбировның «Киллер» әсәре турында фикерен белдерде

Халык шагыйре авторның игелек белән явызлык арасындагы бәхәскә ышандыра алуын әйтте.

«Марат Кәбировның „Киллер“ („Дәва“) әсәре детектив кебек җиңел укыла. Хәер, аны, шикләнмичә, әлеге жанрга кертеп тә буладыр. Әсәр камил тел белән, Маратка хас сурәтлелек белән язылган. Җиңел әсәр сыман тоелса да, төбендә мәңгелек фәлсәфә ята: игелек барыбер, иртәме-соңмы, явызлыкны җиңә. Марат Кәбиров шушы бәхәсле хакыйкатькә ышандыра алган», — дип сөйләде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла язучы Марат Кәбировның «Киллер («Дәва») әсәре турында.

Фото: Михаил Захаров

Шагыйрь әсәрнең эчтәлегенә тирәнтен тукталмады, мондый йөрәк өшеткеч вакыйгаларны һәркем үзе укып тетрәнсен дигән фикерен җиткерде ул.

Марат Кәбировның «Киллер» дип аталган яңа китабы Татарстан районнарында, китап район газеталары редакцияләрендә сатыла. Кирәк кеше 2-62-46 телефоны аша белешеп китапны редакциябездән килеп алып китә ала, кайтарылганы булмаса заказ биреп кайтарта ала.

Почта аша да кайтартырга була, аныж өчен 8-917-393-09-62 телефоны аша яисә инстаграмда @kitaphane_ku аккаунтын кереп заказ бирергә кирәк.

Казанда аны газета-журнал киоскларында һәм татар китаплары кибетләрендә алып була. Китапны заказ белән почта аша кайтарту мөмкинлеге дә бар.

Китап сәүдәсе белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр китапны күпләп алу шартлары турында 8-917-393-09-62 телефонына шалтыратып белә ала.

Тулырак: ТИ

Фото: вебредактор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа китап Киллер