Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рәнҗергә юк хакыбыз.

Рәнҗергә юк хакыбыз.

Әнкәй мине бик авырдан тапкан,
Ак биләүгә мине биләгән.
Ак биләүгә мине биләгәндә,
«Бәхетле бул, балам!» ахры димәгән.
Әнкәй теләкләре кабул була,
Каргышы да була бик яман.
Әллә чын күңелдән әйтелмәгәч,
Теләкләре кабул булмаган?
Әллә көткән бала булып тумаганга,
Үзе дә сизми мине каргаган?
Әллә бәхет, хөрмәт күрмәгәнгә,
Йомшак сүзләр миңа тапмаган?
Ходай кушкан безгә шулай бергә
Тормыш юлын ярып барырга.
Авыр йөктән сыгылып егылмаска,
Бирешмәскә җил һәм давылга.
Әнкәйләргә бер дә рәнҗеп булмый,
Безнең аңа юк бит хакыбыз.
Әнкәйләрнең изге догаларын
Йөрәкләрдә мәңге саклыйбыз,
Рәнҗергә һич юк хакыбыз!
Фото: liveinternet.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250