Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Родосский, Ракей, Искәндәров, Минһаҗев...

Фәрт Гыйлмановның почмагын булдыру өстендә дә эшлибез

Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музеена беренче генә бару түгел. Барган саен районыбыз тарихына эчкәртен үтәсең, диссертация язарлык материаллар бар монда. Музейда атаклы райондашларыбызның күплеге аеруча да җәлеп итә. Кемнәр генә яшәмәгән безнең районда, даһи диярлек кешеләр эшләгән, кемнәр генә чыкмаган безнең районнан, Казахстан Президентының шәхси очучысына кадәр бар.

Музей хезмәткәре Надежда Уракова белән атак-лы кешеләрне гражданнар сугышы, колхозлашу елларыннан барларга тотындык. «Бөтен власть советларга, дөнья — халыкка, җир — крестьяннарга, завод-фабрикалар — эшчеләргә» дигән В. И. Ленинның девизы астында, нәкъ музей директоры Гарифҗан ага Галиев вакытларындагы кебек эшебезне безнең районыбыз белән бәйле мәшһүр шагыйрь Габдулла Тукай тормышыннан башладык. Гарифҗан ага да бит, килеп керүгә үк түр өстәленә дәшеп утырта да, башта «И туган тел» шигырен сөйләтә, аннан Максим Горькийның мәкалләренә туктала, полководец Г. Жуков турында сорашкач кына синең музейга ихластан кызыксынып килүеңә инана иде. Эшне Габдулла Тукайдан башлап, бүгенге көннең ил башлыклары белән тәмамлый белде. Остазыннан күрмәк укучылары да шундый. 

...Габдулла Тукай премиясе лауреатлары — Нияз Даутов, Җәүдәт Фәйзуллин, Ибраһим Сәлахов, Равил Тумашев, Фиринат Халиков, Харис Салихов — аларның нәсел тамырлары безнең район белән тоташа, шуңа да аларны үзебезнекеләр дип әйтә алабыз. Удмурт мәдәниятеннән атаклы язучылар Кузебай Герд, Ашальчи Оки, Григорий Медведев... — тарихи чынбарлыкны үз әсәрләрендә яктырткан бөек шәхесләр. Поэзиянең сүнмәс ялкыны бүлегендә мөхтәрәм шәхесебез Гарифҗан Мөхәммәтшин, аның иҗаты, җитәкчелектәге хезмәтләре балкый. Безнең райондашлар, атаклы шәхесләр турында күпме китаплар, җыентыклар чыккан, үзләре дә күпме китаплар язганнар. Фатих Сибгатуллин, Рәфкать Зарипов, Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов,... бик күп алар, музейга килгән кеше боларның барысын да күрәчәк, сокланып китәчәк, шигърияте дә, тарихы, публицистикасы да, фәнние дә бихисап. Шәхес культы чорында нахакка рәнҗетелгән Николай Чакмин (удмурт газетасы редакторы, бер хәреф хатасы өчен хөкем ителгән), Рияз Алкин, Гали Галеев кебекләрне "Хәтер китабы«ннан укып үтәбез дә, совет чорында батырып хезмәт куйган орден кавалерлары Салих Гыймадиев, Наил Салихов, А. Александров, Иван Захаров чорларына кайтып, алар янәшәсендә тагын кемнәр булган, шуларны барлыйбыз. Менә данлык-лы Чепья хастаханәсенә җиттек. Үз чорында күпме кеше эшләгән биредә — 44 ел фельдшер булып халык сәламәтлеген кайгырткан, Ленин ордены кавалеры Ракей Дмитриев (күрегез әле, ул чорда 40 елдан артык хезмәт куйганнарга орден биргәннәр, гади кешегә бит бу!!!); патша армиясе солдаты, финанс эшләре отличнигы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Муллагали Гыйльманов; колхозлашу хәрәкәте активисты, гражданнар сугышында катнашкан Зариф Закиров; фотограф, радиомастер Булат Салихов; РСФСРның атказанган табибы Николай Родосский; 1918 елдан КПСС әгъзасы, 28нче тимер дивизия полкы комиссары Сәгыйт Фәйзуллин; медицинада 47 ел хезмәт тәҗрибәсе булган Гали Мәҗитов — 1934 елларда Яңгулда фельдшер булып эшли, 360 балага якты дөньяга туарга булыша, 32 тапкыр донор була, почетлы пионер; Дәүләт Советы депутаты, журналист, актив пропагандачы Мөдәрис Шәйхиев, Василий Диваков — бер күз ташлауга, бер сорау бирүгә диагнозыңны әйтеп бирә алучы табиб, дип искә алалар аны. Советлар Союзы Геройлары Б. Рәхимов, В. Булатов, Г. Гарифуллин, Г. Гыйльметдинов, Х. Ибра-һимов, Х. Сабиров портретлары тезелеп киткән.

Әнә, район мәгарифендә атаклы шәхес, олы йө-рәкле Фәрзи Гыймадиев карап тора, олыгайган көннәрендә ул уң як кулында 55 ел йөрткән ядрә кыйпылчыгын хирург, үзе дә хәзер атаклы кешегә әверелгән Наил Зариповка алдырта. Шул кыйпылчык хәзер витринада урын алган. Вице-адмирал Марс Искәндәров, 300 ел эчендә Рәсәй флоты тарихында татарлар арасыннан 9 адмирал, 8 контр-адмирал һәм бер вице-адмирал чыккан, — ул да булса тамырлары безнең Әтнә авылына барып тоташкан Марс Искәндәров, Ленинградта гомер итә. Фоадия Сәлимҗанова — Көшкәтбаш кызы, танылган чаңгычы, СССРның халыкара класслы спорт мастеры, Швецария, Скандинавия, Германия, ГДР, Франция, Польша, Австрия.., барлыгы ун кышкы олимпия уеннарында катнаша, оста спортчының чаңгылары музейда саклана, үзенең спорт җыелмасын ул үзе туган якларга кайтып, бирегә килгәч тапшыра. Рәфхәт Минһаҗев — Субаш авылында туган, очучылык буенча белем алган, Казахстан Президентының шәхси очучысы да булган, йөзәрләгән очучы әзерләгән, 89 яшенә карамастан, быел туган ягына үзе руль артында кайтып, музейга кереп, фикер-тәкъдимнәрен белдереп чыккан; Айдар Хәйретдинов — дөнья чепионы, көрәш киемнәре дә шунда эленгән. Матур кырлы рамкалар белән әйләндереп алган картиналардан җирлегебездән чыккан, туган җирләренә әйтеп тә, белеп тә, санап та бетермәслек изге гамәлләр кылган җитәкчеләр елмаеп тора: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Ватанга аеруча хезмәт күрсәткән өчен ордены кавалеры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев... бик күп рәссамнарыбызның эшләре кадерле ядкарьләр булып саклана, аларның иҗатында туган ягыбызның табигате, истәлекле урыннары, хезмәт ияләре. Хезмәт династияләре күпчелек урын алган. Районның мактаулы гражданнары өчен дә махсус почмак булдырганнар. Күренекле кешеләрне барлавыбыз Балтачыбыз көрәшчеләре белән тәмамлана. Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин патронажлыгындагы көрәшчеләребезнең музейда урыннары дәрәҗәле.

— Хәзер инде яшь көрәшчеләребез дә күбәйде, — ди музей директоры Сәйдәш Нурмиев. — Шуңа да район яшьләр бүлегеннән яңа исемнәр белән яңа стенд мәгълүматлары көтәбез. Чепьяның данлыклы укытучысы, комсомол һәм пионер хәрәкәте активисты Фәрт Гыйлмановның почмагын булдыру өстендә дә эшлибез. 

Атаклы шәхесләрне барысын да бер биткә генә сыйдырып бетереп булмый, музеебыз эшләп торганда, моңа артык мохтаҗлык та юк, күпмедер күләмдә музейга җәлеп итә алганбыз икән һәм сез барырга җыенасыз икән, димәк, безнең куйган максатлар үтәлә. Ә кем белә, бәлки сезнең нәсел-нәсәбә, яки якын кешегез дә әлеге музейда урын алгандыр. Бер барып күрегез әле. Гаҗәеп күп мәшһүр кешеләр арасында сез таныш йөзләрне, һичшиксез, очратырсыз. Ә без ул таныш йөзләргә өлешчә генә тукталдык. 

Бу кадәр байлыкны-мәшһүрлекне туплап яшь буынга җиткерә, күңелләрдә горурлык хисе уята алган музейны оештыручы Гарифҗан Галиевка карата булган рәхмәт хисләре мәрхүмгә дога булып барып ирешсен, искә алуыбыз рухын шат кылсын. Ә музей хезмәткәрләренә үз эшләренең осталары булганга күрә «Афәрин», диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей