Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Роспотребнадзор ковид йоктырмас өчен чыршы бәйрәмнәрен ничек оештырырга кирәклеген аңлатты

Традицион массакүләм Яңа ел бәйрәмнәре коронавирус аркасында башкачарак форматта узачак.

Балалар бакчаның яки сыйныфның бер төркеменнән булсалар гына чыршы тирәли кулга-кул тотынышып әйлән-бәйлән уйный ала. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Әгәр бәйрәм балалар бакчасында бер төркемдә булса әйлән-бәйләнне кулга-кул тотынып үткәрергә мөмкин булуы аңлашыла. Әгәр дә инде урамда чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнарга теләсәләр шулай ук рөхсәт ителә, чөнки балалар бияләйләрдән яки перчаткалардан була», - дип ассызыклады спикер.

Любовь Авдонина бәйрәмдә төрле коллектив балалары катнашса, кулга-кул тотынп әйлән-бәйлән уйнарга кирәкми, дип өстәде.

«Бүген бездә массакүләм чаралар тыелган. Шулай да элек зур чыршыларәсендәге үткәрелгән бәйрәмнәрне быел без да чикләнгән форматта уздырабыз», - диде республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чыршы бәйрәме