Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рәсем ясау осталыгы аны балачактан озата

Районыбызның йөзек кашы булган Балтач гербы авторы Таһир Ильясовны райондашларыбыз яхшы белә. Үзе сайлаган һөнәрне зур осталык белән башкаручы рәссамыбызның бүген 50 яшьлек гомер бәйрәме.

1965 елда Казан шәһәрендә дөньяга аваз салган ул, соңрак Ильясовлар гаиләсе Арчага күченеп кайта, Таһир Марселевич мәктәпне шунда тәмамлый. Кечкенәдән рәсем ясарга яраткан юбилярыбыз үзен рәссам булырмын дип уйламый да, хыялланмый да. Аны күбрәк модельләштерү һәм конструкторлаштыру кызыксындыра. Физика белән бик дус булып, хәтта Мәскәү университетының физика-математика мәктәбендә читтән торып 3 ел белем ала.
Ләкин язмышы икенче булып чыга һәм ул Казан дәүләт рәсем сәнгате көллиятенә укырга керә. Аны тәмамлагач хезмәт юлын Арча сәнгать мәктәбендә башлый, армия сафларыннан соң Балтач авылына кайта. 1992 елдан бирле Балтач сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате укыта. Бүгенге көнгә егерме укучысы остазлары юлын сайлап, рәсем сәнгатенә укуларын дәвам итәләр. Әлбәттә, юбилярыбыз өчен бу зур горурлык булып тора.

Студент чакларына янә әйләнеп кайтып, күңелендәге хатирәләрен яңарта юбиляр:
- Казан рәсем сәнгате көллиятен тәмамлаганда беренче диплом картинамны эшләдем. Бу 1985 елда булды, чутлап карасаң миңа ул чакта 20 яшь булган. Яшьлек белән эшеңә җиңелрәк карыйсың ахры. Еллар үткән саен тәҗрибә дә арта, фикерләр дә үзгәрә икән. Бүгенге көндә әсәрләр буенча озак эшлим, әгәр ул заказ булмаса, әлбәттә. Кайбер эшләрне бер-ике ел узгач та күтәреп, яңа баштан үзгәртеп язам.

Районда үзен рәссам-бизәүче итеп тә таныткан Таһир Марселевич шулай ук иҗат эше белән дә тыгыз шөгыльләнә, аның картиналары республика җирлегенә күп таралган. Район һәм республика күләмендә узган күргәзмәләрдә ул гел катнашып килә. Соңгы вакытларда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республика күргәзмәсендә һәм республика көненә багышланган күргәзмәдә үз иҗат җимешләре белән катнаша.
Санап карасаң әсәрләре саны йөз илледән артып киткән. Яраткан жанры пейзаж булганлыктан, Балтач районының матур табигатен елның төрле вакытларында тасвирлаган. Шулай ук портретлар һәм башка жанрда да эшләре күп. 23 ел буена намуслы хезмәте өчен ул күп кенә дипломнар, таныклыклар белән бүләкләнгән, берничәсен генә санап китсәк тә нинди югарылыктагы бүләкләргә ирешүен күрербез: Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты, Республика Мәдәният министрлыгының Мактау таныклыгы, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россиянең мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы Мактау таныклыгы. Ул Россия рәссамнар берлегенә кандидат булып тора.

Районның мәдәни-сәнгать тормышына зур өлеш керткән шәхесебез, гаиләсендә дә һәрьяклап үрнәк кеше. Тормыш иптәше Рузилә ханым белән 1989 елны өйләнешә алар, тигез, матур, тату гаиләдә ике бала үстерәләр. Кызлары Тәнзилә белеме буенча модельер, төпчекләре Искәндәр Фешин исемендәге Казан рәсем сәнгате көллиятен тәмамлый, ике балалары да сайлаган һөнәрләре буеча эшлиләр.

Хөрмәтле Таһир Марселевич, алдагы гомер елларыгызны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үткәрергә язсын! Киләчәктә дә балаларыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тормыш иптәшегез белән хәерле, тыныч гомер итәргә насыйп булсын!
Автопортрет
Калган фотоларны биредә карагыз: www.baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250