Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рәсим, Хәйдәр һәм Эльвираның “Бер кочак шатлыгым» җыры

“Бу җыр 6 ел миндә яткан иде"

Моңлы тавышы белән танылган райондашыбыз Эльвира Һадиева соңгы вакытта “ Бер кочак шатлыгым” дигән яңа җыр белән куандырды. Җырның сүзләрен шулай ук райондашыбыз, Шода егете  Хәйдәр Әхмәтшин язган, көе ­- танылган райондашыбыз Рәсим Фәсыйховныкы. Яңа җыр иң шәп татарча җырлар исемлегенә дә кергән.

­ ­- Бу җырны Яңа елга кадәр мәҗлесләрдә җырладым, ә Яңа ел бәйрәмендә залдагы тамашачыларыбызга тәкъдим иттем,- дип сөйли Эльвира.

Эльвира ­- Балтач кызы, тамырлары Комзавод авылына барып тоташа, чөнки әтисе шушы авылныкы. Ә Рәсим чыгышы белән күрше Нөнәгәр авылыннан. Якташлар бер-берсен белә, иҗат дөньясында аралаша. Көннәрдән беркөнне моң тулы күңелле Эльвира Рәсимнән җыр язып бирүен сорый, “Менә минем бер алты ел яткан җырым бар, ­- ди Рәсим аңа.­ Моңарчы мин аңа туры килә торган тавыш эзләдем, әмма табалмадым.” Эльвираның башкаруы Рәсимгә ошый һәм ул берсүзсез җырын яшь җырчыга тапшыра.

“Бу җыр 6 ел миндә яткан иде. Безнең эстрада, гомумән, бөтен җырларны да бертөрле подача белән җырлагачтын (что эстрадача, что халык җырын), мин теләгәнчә башкара алырлык җырчы тапмаган идем. Эльвира барлык киңәшләремә таянып, бу җырны үзенеке итте. Ә сез-тамашачылар, подписчикларым Эльвираны үзегезнеке итеп кабул итәрсез дип ышанып калам”, дип язган Рәсим Фәсыйхов үзенең инстабитендә. “Яңа елны яңа җырлардан башлап җибәрик әле”, ди җырның авторы Хәйдәр Әхмәтшин да. ­- Җыр бик матур яңгыраешлы килеп чыккан, профессиональ дәрәҗәдә иҗат ителгән”.

Уңышлы җыр булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа җыр