Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын «Татар дөньясы» китабы белән танышырга өндәде

Татар милләтенең формалашуы турында китап Татар әдәбияты үзәге сайтында ирекле сатуда.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram аккаунтында «Татар дөньясы» китабы чыгу турында хәбәр итте.  

«Татар халкы турында „Татар дөньясы“ дигән уникаль китап чыкты. Иң яхшы китап. Халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәни җәүһәрләре анда чагылыш тапкан!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Китап Татар әдәбияты үзәге сайтында ирекле сатуда, дип өстәгән Президент.

Алдарак «Татар-информ» китапка тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр кергәнен, әмма материалның гади һәм кызыклы итеп бирелүен язган иде. Басмада бик күп рәсемнәр, картографик материаллар, уникаль документларны һәм вакыйгаларны сурәтләгән репродукцияләр һәм фотографияләр урын алган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов Президент китап