Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рухи мирас

Район тарихы сериапларыннан тагын бер басма, «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында Мәгъсүм Мөхәммәтҗановның «Әрәмәләр шавы» исемле китап дөнья күрде.

Бу китап башкалардан әллә ни үзгә булмаган, гадәти татар авылы булган Яңгул турында. Төгәлрәк әйтсәк, берничә гасырлар элек яшәп киткән һәм бүген дә гомер итүче, хезмәтләрен җиргә багышлаган, авылның яшәешен саклаган, бүген дә саклаучы хезмәт кешеләре һәм чит җирләрдә яшәүче яңгуллылар турында», дип аңлатма бирә автор китап турында.
Тарихны киләчәккә язып калдыру өчен әллә ни батырлыклар да кылырга кирәк түгел. Бары авылны, тормышны, кешеләрне яратырга кирәк.
Бу китап Яңгулның шушы күркәм сыйфатларны күңелләрендә саклаган ир-егетләре, җир уллары: Балтач районы «Агро-химсервис» оешмасы генераль директоры Наил Рәүф улы Гыйләҗев, «Яңа тормыш» җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Равил улы Сәйфетдинов, «Вамин - Татарстан» агрофирмасы «Уңыш» (Мөслим районы) генераль директоры Илшат Әшрәфҗановның матди булышлыгы белән нәшер ителде. «Әрәмәләр шавы» рухи мирас булып район тарихында да мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250