Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рухи биеклектә кал син, китап! (+фоторепортаж)

Бу чараның Смәел авылы халкы өчен тарихи чара булуын, рухи тормыш дәрәҗәсен тагын да күтәрүен каладан килгән кунак Ирек Һадиев та ассызыклап үтте

Шушма елгасы ярларыннан чыгып, үзәннәргә җәелгән искиткеч көндә Смәел авылында районыбызда беренче модель китапханә ачылды.

Шушы чарага килүче һәркем бу көнне язгы ташулар белән хозурланып, болыннарны каплаган суда йөзеп йөрүче кыр үрдәкләре һәм Бәхтияр исемле көймәгә сокланып, тарихи авылга юл тотты.

Соңгы елларда Смәелдә төзелеш-ләр күп алып барылды: 2020 елда мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, яңа ФАП үз ишекләрен ачты, быел яңа боз мәйданчыгы төзелде. Биредә яңа буын китапханәсенең ачылуы да район тарихына зур вакыйга булып язылып калыр.

– 2019 елда әлеге китапханә рес-өөпублика конкурсында «Иң яхшы авыл китапханәсе» номинациясендә җиңеп чыгып, 100 мең сумлык грантка ия булды. Мәдәният йортына ремонт булган чакта китапханә дә төзекләндерелде. Китапханәченең ике дистә елга якын үз эшен булдырып эшләве, бинаның тиешле таләпләргә җавап бирүе эзсез калмады, 2021 елда гомуми эш нәтиҗәләре буенча Смәел китапханәсе 2 миллион 500 мең сумлык грантка лаек дип табылды. Бу акчаларга 1971 данә китап кайтты, мебельләр яңартылды, интерактив такталар куелды, – дип әле моңарчы районыбызда бөтенләй дә күрелмәгән заманча, үзенә җәлеп итә торган китапханә уңышлары белән район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе Резида Зарипова таныштырды.

Бу көнге чарага районыбыз җитәкчеләре һәм китапханәчеләрдән тыш, ТР Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев, Республика яшүсмерләр китапханәсе директор урынбасары Наталья Шайтанова, Арча, Биектау, Кукмара, Саба, Теләче, Әтнә районнары китапханәләр челтәре директорлары килгән иде. Алар һәркайсы китап киштәләре араларыннан йөреп, биредәге байлыклар белән таныштылар. Байлык диюем китап-лар. Ә алар биредә бик күп. Татар, рус телендәге матур әдәбият, сәламәтлек, икътисад һәм башка күп темаларга багышланган китапларны күреп, күрше районнардан килгән китапханәчеләр дә сок-лануларын белдерде. Чыннан да сокланмаслык түгел шул. Район үзәгеннән 24 чакрым ераклыкта урнашкан авылдагы китапханә балалар һәм зурлар өчен аерым заллар белән эшләнгән. Балалар ягында төрледән-төрле китаплар, журналлар урын алган. Шулай ук интерактив уен экраны да бар. Анда бары тик логиканы эшләтә торган кызыклы һәм файдалы уеннар гына кергән. Гомумән алганда, балада китапка мәхәббәт уяту өчен биредә барлык уңайлыклар да тудырылган. Болардан тыш та китапханәдә балалар катнашында күптөрле чаралар үткәрелеп килгән, киләчәктә яңача мөмкинлекләр белән алар тагын да зурырак масштаб алыр әле.

Зурлар ягы да китапларның тематик яктан төрлелеге белән генә түгел, ә интерактив экраны белән дә җәлеп итәрлек. Фәнни эшләр язучы кешеләр дә файдалы итеп вакыт үткәрә алырдай бай почмак бар хәзер Смәел авылында. Гөлфинәдән 2021 елдагы китап укучылар саны белән дә кызыксынып үттем, барлыгы 526 китап укучы килеп, китапханәче тарафыннан аларга 13995 данә китап бирелгән. Шуларның 138е балалар һәм 104е 15 яшьтән зурырак яшьләр.

Бәйрәм чарасы китапханәдән мәдәният йорты сәхнәсенә күчеп, шунда дәвам итте. Әлеге күркәм чарага килгән һәркемне мәдәният йорты коридорында җанландырылган картина геройлары каршы алды. Алар янәшәсеннән берәү дә битараф кына үтеп китә алмады. Мәктәп укучыларының кайчандыр картина итеп ясалган күренешләрне бүгенге көнгә кайтаруы бик матур күренеш иде. Шушы гүзәллеккә сәхнәдән яңгыраган җырлар, шигырьләр, идәннәрне дер селкеткән биюләр, кунакларның котлау сүзләре дә ялганып китте. Бу чараның Смәел авылы халкы өчен тарихи чара булуын, рухи тормыш дәрәҗәсен тагын да күтәрүен каладан килгән кунак Ирек Һадиев та ассызыклап үтте. Районыбызда беренче буларак үзен таныткан китапханә ишекләре киләчәктә дә еш ачылып торсын, китап укучылар саны кимемәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев