Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рүзәлнең уйнавын пыжмаралылар бик ошатты (+фото)

«Кама» җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен бик зурлап билгеләп үтте.

Тырыш, нәтиҗәле хезмәтләре өчен кооператив хезмәткәрләре акчалата премия һәм продукция пакетлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук авыл хезмәтчәннәре Казан дәүләт аграр университеты студентларының халык театры башкаруында Роберт Галиев сәхнәләштергән Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» мелодрамасын да тамаша кылды. Яшь артистлар арасында үзебезнең район егетен күрү аеруча куанычлы булды, диде пыжмаралылар.

Рүзәл Саттаров - Куныр егете, “Эремчек” КВН командасы белән Балтач данын еракларга таныткан квнчыларның берсе. Мәктәптә укыганда ук артислык осталыгы ачылган Рүзәл студент булгач та, Казан дәүләт аграр университеты студентларының халык театрында эшли башлый.

 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль театр