«Сабыегыз үзегез кебек тырыш, ихлас, матур бала булсын» дип язалар җырчыга.
Хәтта исем тәкъдим итүчеләр дә бар
Азат Абитов инстаграмда узган елның иң зур бүләге дип, Гөлсирин белән төшкән фотосын куйган. Шунда ук «тфуү-тфү дип карагыз» дип өстәп куйган. Фотодан күренгәнчә, Гөлсирин бала көтә. Язылучылары җырлы гаиләне котлап, матур теләкләрен юллаганнар.
Гөлсириннең үз сәхифәсендә дә әлеге матур яңалык урнаштырылган. Язылучылары да шат. «Сөбханаллаһ. Нинди күңелле яңалык. Котлыйм сезне, Гөлсирин! Хатын-кызның иң матур чоры», «Сабыегыз үзегез кебек тырыш, ихлас, матур бала булсын» дип язалар Гөлсирингә. Хәтта исем тәкъдим итүчеләр дә бар.
Котлауларга без дә кушылабыз!
https://tatar-today.ru/2021/12/71837/
фото җырчының В контактедагы шәхси битеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев