Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Шаян ТВ» 5 еллык юбилеен «Шаян»да үзгәреш җиле» концерты белән билгеләп үтәчәк

«Шаян»да үзгәреш җиле» – татарның «Голос. Дети» проекты булачак», - диде Венера Ганиева.

«Шаян ТВ» беренче татар балалар каналы 5 еллык юбилее уңаеннан "Шаян"да үзгәреш җиле" концертын әзерли. Бу хакта "Шаян ТВ"ның 5 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә каналның башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхәбетдинова хәбәр итте.

«Безнең өчен быел бик шатлыклы ел. Безгә — биш яшь. Биш ел ул бик күп тә кебек, бик үк күп тә түгел төсле. Әмма без шушы еллар дәвамында бик матур эшчәнлек күрсәттек. Инде 5 ел «Шаян» балалар иҗатын таныту буенча даими эш алып бара, бәйге һәм фестивальләр оештыра, татар дөньясына берсеннән-берсе шәп һәм файдалы проектлар тәкъдим итә. "Шаян"ның туган көнендә Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт белдермичә мөмкин түгел. Биш ел элек каналыбызга нәкъ менә ул канатлар куйды.

Безнең иң зур яңалыгыбыз — "Шаян"да үзгәреш җиле" дип исемләнгән юбилей концертыбыз. Бу — безнең «Үзгәреш җиле» татар җыры проекты белән бердәмләшеп башкарган уртак эшчәнлегебез булачак. Бу идеяне Венера Ганиева тәкъдим итте. Шаян гел хәрәкәттә, гел үзгәрештә. "Шаян"да үзгәреш җиле" концерты әнә шуны чагылдырачак«, — диде Рамилә Сәхәбетдинова.

"Шаян"да үзгәреш җиле" — татарның «Голос. Дети» проекты булачак ул. Әлеге концерт күпләр очен ачыш булыр, минемчә. Бу чын мәгънәсендә уникаль проект булыр, дип көтелә. Мине "Шаян"ның балалары җыр сәнгатебезнең киләчәге өчен тыныч булырга өнди. Безнең мәдәниятыбызның киләчәге ышанычлы кулларда. Мин "Шаян"дагы хисапсыз проектларның шаһите. Жюри составында гел утырам. Карап-карап тордым да, "Шаян«ның балалары «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале сәхнәсенә менәр өчен үсеп җиттеләр, дигән фикергә килдем. Шулай итеп, "Шаян"да үзгәреш җиле" идеясе туды", — ди Венера Ганиева.

Юбилей тамашасында безне күп сюрпризлар көтә, дип ышандырдылар. "Шаян ТВ«ның «Сәйлән» фестивале җиңүчеләреннән чыгышлар вәгъдә ителә. Аларның өр-яңа клипларын шулай ук беренче тапкыр биредә күреп булачак. «Сәйлән» фестиваленең дүртенче сезонының җиңүчесе Марат Әхмәтҗанов белән Венера Ганиева бер сәхнәдә дуэт башкарачаклар. Дуэт Роберт Миңнуллин сүзләренә, Резеда Ахиярова көенә язылган «Яратыгыз!» җырына яңгыраячак, дип көтелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев