Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БИК ЯРАТКАНЫ - КОНВЕРТ, ҖЕНЕ СӨЙМӘГӘНЕ - МАКТАУ ГРАМОТАСЫ ИДЕ

“Әлфия апаны яраткан кебек бер кемне дә ярата алмыйм. Бу – ант”

Салават Фәтхетдинов “Юность” мәдәният йортында куйган 29 сезон концертында балачак тәрбиясе, Альфред Якшимбетов белән дуслыгы турында сөйләде, Әлфия Авзалованың үзенә ничек итеп тун сатканы турындагы хатирәләрен уртаклашты.

Балалыктан күптән чыккан Салават

16 март көнне халык җырчысыСалават Фәтхетдинов“Юность” мәдәният йортында үзенең 29 сезон концертын кабатлап күрсәтте. Билет хакы 600-800 сум булса да, залда алма төшәр урын да юк иде. Гадәттә, артист халкының бик сирәге район җиренә тулы программа белән чыга. Салават - бу яктан искәрмә. “Юность”ка ул программасының башыннан ахырына кадәр алып килгән. Сәхнә бизәлеше дә, экран да, алып баручылар да, шәкертләре дә, якын дусты, пенсионер Фирзәр Мортазин да бар хәтта.

Бу хакта ул үзе дә искәртте. “Бүгенге кичә август концертларыннан берни белән дә аерылмый. Үзгәреш бары шунда гына, без картайдык”, – диде. Картаю дигәннән, үзенең яшен дә искә төшерергә онытмады мэтр. “Мин инде сезгә хәзер бала-чага түгел. Гыйнвар аенда 58 яшь тулды. Берегез дә котламады”, – диде.

Салават сәхнәгә дүрт тапкыр чыкты. Аның һәр чыгуы аерым бер темага багышланган. Концерт “Ашыкма, вакыт” җыры белән башланды да, тагын өчне җырлап, “Барыбыз да сагынабыз” дип кереп китте ул. Игътибар иткәнегез бармы, бары тик Салават кына җырның соңгы юлын башкарганда артына борылып, сәхнә артына кереп китә. Башка бер генә җырчы да алай түгел. Калганнар алкышлар яңгыры астында коену мизгелләрен ничек тә озаккарак сузарга тели. 

“Кызлар Альфред артыннан чаба, мин кызлар артыннан”

Салават язмышка зур басым ясаган. Концерт барышында ул бер районда (Башкортстанның Тәтешле районы), әмма күрше авылларда гына үсеп, Казанга килгәч кенә танышкан баянчысыИлфат Шәеховбелән очрашуны да язмыш дип атады. Алыштыргысыз баянчысыАльфред Якшимбетовбелән исә аларның дуслыгы ерак студент елларына ук барып тоташа.

“Язмыш, язмыш дибез. Мин дә белмәдем укып бетергәч Казанда каласымны. Альфред та белмәгәндер... пеләш каласын. Без Альфред белән бергә укыдык. Май аенда безнең танышып, дуслашып, бергә эшли башлавыбызга 37 ел тула. Мин аның яшь чагын, чәчле вакытын беләм. Менә шушының чаклы чәч иде (терсәгеннән күрсәтә). “Мода” дип өсти аңа Якшимбетов. Ни кара, ни сары чәч, үзе көдрә. Тулай торакта бердәнбер гармунчы, бөтен кыз Альфред артыннан йөри, мин кызлар артыннан. Берәрсе булса да эләкмәс микән дип. Блатной иде инде. Кыш көне бер тапкыр да башына бүрек кимәс иде. Менә нәтиҗәсе”, – дип көлдерде җырчы.

“Хәзерге балаларны тал чыбыгы белән тәрбияләп булмый, алар үзләре үк сине закон белән куркыта”

Икенче блок “Үткәннәргә” дип аталды.

“Һәр артист үзенең халәтенә, хәленә карап төзидер инде программаны. Мин дә “Үтте инде”, “Үтте дә китте”, “Тагын үтте”, “Ник үтәсең?” дигән 8 җыр алып килгәнмен”, - дип, Рөстәм Зәкуан һәм Фирзәр Мортазин иҗат иткән “Үткәннәргә мине чакыр да син” җырын башкарды җырчы.

“Мин үткәнемне искә алсам, иң элек әти белән әнине, шуннан соң әби белән бабайны искә төшерәм. Чөнки без, шул чактагы егетләр, әти-әни, әби-бабай тәрбиясе күргән кешеләр. Ул заманда тәрбия икенче иде. Хәзерге тәрбия белән ул замандагы тәрбияне чагыштырып та булмый. Менә без биш малай, бер кыз үстек. Әтинең безнең белән утырырга вакыты булмады, ул икенчерәк эштә эшләде. Биш малай, бер кыз булсак та, аның кызы да биш малайга торырлык булды бит әле. Безнең өйдә матчада һәрвакыт тал чыбыгы торды. Ул тәрбия чыбыгы дип атала иде. Кайбер гаиләдә ул чыбык корып, сынып бетә иде. Ә безнекенең алай торырга вакыты булмады, атна саен эштә иде бит ул. Каеш та эләгә иде. Дөрес, анысы бәйрәмнәрдә генә. Мин чыбык заманнарын, каеш заманнарын бик сагынам. Чөнки хәзер дә кирәк ул. Хәзер җитми тәрбия. Беләсезме, хәзер әти кеше баласына нигә сүз әйтә алмый? Хе, җәллидер! Курка ул аннан. Менә Илфат (баянчы Илфат Шәехов) сөйли, чын булган хәл бу. Бервакыт аны гастрольдән хатыны: “Илфат, бу балага бит синең өлешең дә кергән, тыңлата алмыйм, әле мәктәпкә чакырталар, әле урамнан сугышып керә”, - дип каршы алган. Илфат инде үзенчә тәрбия күрсәтергә теләп, геройланып, каешына үрелгән. Улы шуны гына көтеп торгандай: “Әти, 116 маддәнең 2 бүлеге” дип әйтә ди. 13 яшьлек малай! Бу куркак куркуыннан ике-өч ай  каеш такмыйча йөрде. Җан әрнеткеч хәл бу. 

Балаларны без хәзер телефон белән тәрбиялибез. Бала туды исә, әни кеше бишеккә сала да алдына телефон куя. Сабый, мескенем, сөйли дә белми, йөри дә белми. Шул телефон экранын бармагы белән шудырып, шуңа багынып утыра. Әни кешенең төп бурычы - телефонны үз вакытында зарядкага кую".

Җырчы шулай ук хәзер әти-әниләрнең тәрбия чыбыгы - телефон икәнен дә искәртте.

"Каеш белән куркытып булмый баланы хәзер, ул сиңа закон маддәсе белән җавап бирә. "Телефоныңны алам, интернетыңны өзәм", - дисәң генә селкенергә мөмкин. Кадерле тамашачым, зинһар өчен, балаларыгызны телефон коллыгыннан коткарыгыз. Үзебезгә дә кирәкми ул. Без бит хәзер баланы гаджетлар белән куркытабыз, башкасына көчебез җитми", - диде җырчы.

Салават Фәтхетдинов, балачак тәрбиясен чагылдырып, "Әткәй каешы" дигән җыр яздырган.

 

“Әлфия апаны яраткан кебек бер кемне дә ярата алмыйм. Бу – ант”

Салават концертының үз сүзләре белән әйтсәк, “иң яраткан өченче чыгышы”н тулысы белән легендар җырчыӘлфия Авзаловага багышлаган. “Бер тапкыр да үз кыйбласыннан тайпылмаган, үз сүзен сүз иткән, үз җырын җыр иткән кабатланмас бер легендабыз хакында” булды бу бүлек.

“Әлфия апа минем иң яраткан кешем. Мин инде бер кешене дә аны яраткан кебек ярата алмаячакмын. Бу инде ант. Безнең театрыбызның иң бәхетле еллары соңгы 8 ел булды. Ул елларда без аның белән эшләдек. Безнең хәтергә уелырлык иң бәхетле мизгелләребез иде ул. Без аның турында бик күп сөйли алабыз. Тик мин сезгә шуны әйтергә тиеш, Әлфия апаны күз яшьләре белән елап, жәлләп искә алмагыз, ул мескен түгел. Ул менә дигән гомер кичерде. Нәрсә теләсә, шуны эшләде, нәрсә теләсә, шуны җырлады, нәрсә теләсә, шуны әйтте. Озын гомерле булды, Аллага шөкер. Ул хәтта үзенең ничә яшьтә икәнен онытканчыга кадәр яшәде,  - диде җырчы легенда турында.

“Ике елдан юбилей дип йөргәндә, кинәт 84 тулды”

Ул шулай ук Әлфия апаның юбилей үткәрергә җыенып, яше кинәт сикерүен дә искә алды.

"Ачуланмас иде. Ул миңа бер генә тапкыр ачуланды. “Энекәш, кил әле, кил әле” дип шалтырата. “Старший” чакыра дип төшеп киттем. Төшсәм, һавага карап утыра. Кеше бит үпкәләгәч, башын ия. Әлфия апа өскә таба карап утыра иде. Баксаң, кызы Зөлфия кайтып, паспорт өстәленә, архивка барып, төпченеп, чын яшен белгән. Ул елны Әлфия апага 78 яшь иде. Ә архивта туган ел бит башка! Менә сиңа 82! Шуңа кәефе төшкән икән. “82 яшьтә синең кебек җырлаучы кайсы милләттә тагын кем бар? Син берәү генә, син кабатланмас” дип юатам үзен. “Әй, энекәш, 80 яшьлек юбилеемны үткәрермен дигән идем”, – ди.

“Хөкүмәткә дә, тамашачыга да, үземә дә үпкәм бар”

“Артист  гомере буе юбилей дип яши. Аңа сәхнә җитми. Шуңа күрә минем әзрәк кенә хөкүмәтебезгә дә, халкыбызга да, шәхсән үземә дә үпкәм бар. Бер генә тапкыр да,  җиренә җиткереп, кеше сыман иттереп,  легендабыз Әлфия апа Авзалованың, аннан түбән башка кешеләрнекеннән ун тапкыр яхшырак итеп,  юньләп бер юбилеен уздыра алмадык. Без мактанабыз, артыгын сөйлибез,  артыгын язабыз, ә шушы легенданың бер юбилеен үткәрә алмадык”, – диде Салават.

“Синең 80 яшьлегеңә бүләк кенә җыеп йөрербез”

Җырчы Әлфия Авзалованы юатып, үзенең 19 сезон концертларын аның юбилее итеп үткәргән чакларны да искә алды.

“Борчылма, җаным, шәһәрдән – шәһәргә, районнан – районга бүләк кенә җыеп йөрербез дип вәгъдә иттем дә, сүземдә тордым.

Әлфия апа бүләк ярата да инде. Бигрәк тә конверт. Хәленнән килсә, шул конверт эченә кереп кенә яшәр иде. Яратмаган бүләге дә бар. Мактау грамотасы. Шуны күрсә инде... Юбилей концерты гөрли. Әлфия апга сәхнәләргә менеп, Грамота бирәләр. Нигә ул? Әлфия апа көчле, сер бирми. Мактау сүзләрен тыңлап тора. “Ай, җаным, рәхмәт, җаным” дия-дия, бөгелә-сыгыла ала.  Әйтерсең лә аңа бәхетле булу өчен шушы Грамота гына җитмәгән. Мин бит артта торам бүләк җыеп. Әлфия апа теге катыргы кәгазьне миңа суза. Ул вакытта халык дәррәү килеп кул чаба. Шул 3-4 секунд эчендә, Әлфия апаның әйткән сүзләрен... мин сезгә әйтә алмыйм. Мин чепуха! Ул сүзләрне алты ай хезмәт хакы күрмәгән доярка әйтергә мөмкин яки урып-җыю вакытында колхоз рәисе”, – дип залны көлдерде җырчы.

“Бүләк ителгән тунын сәхнәдә миңа сатты”

“Ижевск, Пермь, Чиләбе, Екатеринбург, Төмәннән йөреп кайттык, –  дип дәвам итте Салават хатирәләрен. – Һәр шәһәрдә администраторым бар. Алдан шалтыратам, “бөек җырчы килә, бүләк, тегесе-монысы” дим. Удмурт татарларыннан ник бер бүләк булсын. Пермьдә ике кашык, бер ваза. Аның каравы, Оренбург күмде бүләккә. Ырынбур шәлен өйделәр генә. Аңа да исе китмәде Әлфия апаның. Конверт юк бит. 

Чиләбегә җыенгач, кабат шалтыратам. “Салават Зәкиевич, борчылмагыз, менә дигән бүләк әзерләдек”, диләр. Артыграгын да сорап ташладым. “Ничә меңлек соң бүләгегез? дидем.  “150 меңлек” диләр. Вәт минәйтәм, түтәйнең күңеле була икән. Ярый, хуш. Әлфия апа Чиләбе сәхнәсенә чыкты, кырыйдан бүләк менүчеләр менеп килә. Кулларыннан бүләкне карый үзе. Беләсезме, исем-акылым китте,  Әлфия апаның үзе буенда кап-кара чәшке тун. Ялтырап тора. Әлфия апа җаным күреп калды, бүләкнең үзенә икәнен сизде дә. “Ооо”, дип төшеп, астан ук киеп менде. Халык кул чаба. Әлфия апа сәхнә уртасында, янында мин.  Инде күңелен күтәрергә теләп, “Ай, җаным килешә, ай җаным матур” дип такмаклыйм. Әлфия апага бу мизгелдә нигә кирәк булгандыр: “Бу күпме тора икән?” дип сорап куймасынмы?! Миңа арттыру нигә кирәк, аны-моны уйламыйча, “300 мең сум как минимум” дим. Өстендәге тунын сыпырып карады да миңа борылып: “Ләйсәннең мондые бармы?” ди. Шундук сиздем. “Әһә, бу моны миңа сатарга җыена!” “Бар, минәйтәм, бар”. Халык кул чаба, тамашачының үз тормышы. Безнең арада “торговля" бара. “Озыны да бар, кыскасы да бар. Башка бер әйбере дә юк, шуба, шуба, шуба, шуба гына” дим. Әлфия апа аның саен: “Кайткач, ике кызның берсе моны миннән тартып алачак, миңа эләкми, ал син моны” ди. “Әйдә, берне җырла, аннары сөйләшербез” дим. “Юк, әйт, аласыңмы-юкмы?” ди. Сәхнәдә тарткалашып торып булмый бит.  “Алырмын” дигәч кенә тынычланды. Әле анда да: “Күпмегә аласың?” ди. “150гә” дидем. Һавага карап тора бу, үпкәләде. Аннары телгә килде дә: “Җаным, зинһар мине мыскыл итмә, 300 меңлек әйберне,  һичьюгы 250гә ал”, –  ди. Ул мохтаҗлыкта яшәмәде. Ә гадәт шундый - каяндыр бушка ни дә булса кайтырга тиеш.

Хәзер сез бит инде сез Салават алдымы икән, юкмы икән дип утырасыз. Язмышын хәтерләмим, автобуска алып кермәде бугай ул аны. Әллә сатып калдырды шунда. Шундый гади һәм даһи кеше иде ул”, – диде аның турында хатирәләргә бирелеп Салават.

Салават Фәтхетдинов үз концертында Әлфия Авзаловага шактый күп урын биргән.

“Шәхес бакый дөньяга күчкәндә, аны бер минутлык тынлык белән искә алалар. Бу безнең гадәт түгел. Әйдәгез, Әлфия апаны 3 минутлык җыр белән искә алыйк”, – диде халык җырчысы.

Экранда Әлфия апа хәрәкәткә килде. Ә аннан  талгын гына музыка агылды: “Ак чәчәкләр кебек кар ява,  хәтерләтеп ямьле май кичен..."

Автор: Чулпан ШАКИРОВА

Фото: Александр Эшкинин

https://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/salavat-min-chipukha-any-yanynda-men-lfiya-apa-doyarkany-uzdyra-ide/?sphrase_id=7564

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәрсия