Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Салават кем инде ул?!

Кайсы гына аккаунтны карасаң да, бар да Салават Фәтхетдинов фотосы белән тулды бу арада.

Чулпан Гарипованың инстаграмыннан - tamada_chulpantv .

Кайсы гына аккаунтны карасаң да, бар да Салават Фәтхетдинов фотосы белән тулды бу арада.

Мин дә шул шаукымнан куюым түгел. Бергә төшкән фото да юк. Тик радиода эшләгән кеше буларак, бераз хәтирәләр белән уртаклашасым килеп китте.

Мин «Татарстан радиосы»на студент чакта — 1995 елда килдем. Башта фонотекада эшләдем. Фондта кайсы җырчының нинди җыры ята икәнен яттан белә идем. Мин эшләгән елны фонотеканы су басты, авылдан энекәшне китертеп, пленкаларны түшәмгә ташып киптердем. Андый хәлләр дә булды.

Аннары «Яшьлек» студиясе редакциясендә эшләдем. Бу еллар Салаватның бик популярлашкан вакытлары. Без кечкенәдән Фирзәр абыйны тыңлап, аның җырларын җырлап үскән балалар. Казанга студент булып килгәч, Салават концертларын көтеп ала, һәр җырын үз тусовкаларыбызда табын җыры итеп җырлыйбыз. Ә радиода фонотекада аның бер җыры юк! Башта бик гаҗәпләнә идем. Аннары эшнең нәрсәдә икәнен аңладым.

Җыр сәнгатенең «сагында» торучы редакторлар каршы гына түгел, баш имәс «авыл малаен» күралмыйлар иде. «Кем инде ул Салават, ул да булдымы җырчы?» — дип, летучкаларда аның җырын тапшыруда кулланган кешеләрне тәнкыйть утына тотканнары әле дә истә. Тәнкыйть утына тотучылары да шул бер үк кешеләр иде инде. Фонотекага җыр яздыру, җырларны фондка кертү алар кул астында иде. Ә без, яңалык артыннан барырга, халыкчан тапшыру эшләргә теләүче журналистлар, киләсе дүшәмбе «летучка»да тәнкыйть утына тотылачагыбызны белсәк тә, катушкалы кассетадан ленталы мотушкага Салават җырларын күчерә идек. (Ул вакытта компьютерлар юк әле). Әле аның андый переходниклары юк иде. Кайчак урлап кына Камил абый янына кереп чыгабыз. (Камил абый — Винера Ганиеваның иптәше бик күп еллар «Татарстан радиосы»нда тавыш яздыру студиясендә эшләде). Мәрхүм Камил абый бик яхшы кеше иде…

Аннары килде бер заман — Салаватның радиода җырларын бик теләсәләр дә, Салаватка «Татарстан радиосы» кирәкмәде. Ул вакытта инде яңа, татарча тәүлек буе эшләүче «Курай», «Дулкын» радиолары барлыкка килгән иде… Менә бит нинди генә каршылыкларга эләксә дә, талант барыбер югалмады! Халык мәхәббәте зур шул ул!

Тулырак: intertat.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават Салават Фәтхетдинов