Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"СалаваТік» проекты Барсик белән «Ак Барс»ка багышлап клип яздырган

Балалар хайваннар костюмнарында «Ак Барс чемпион» шаян биюен башкардылар

«СалаваТік» балалар видеопроектын Барсик белән «Ак Барс» хоккейчыларына ярдәм йөзеннән трек һәм клип яздырды.

Хайваннар костюмнарында биш бала «Ак Барс чемпион» шаян биюен биеде. Барсик алар белән бергә биеде, әмма егетләрнең һәр хәрәкәтен кабатлый алмады.

YouTube-яшь блогерлар каналында инде 5 җыр тупланган, аларны 30 мең кеше караган.

YouTube-каналыннан тыш, «СалаваТік» роликлары @tatmedia_junior Instagram аккаунтында басыла.

«СалаваТік» проекты Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла. Проектның төп максаты - өлкән һәм урта буынга танылган балалар җырларын заманча кызыклы форматка күчерү һәм аларны яңа буынга җиткерү.

Проектта кечкенә артистлар — Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Татар дәүләт филармониясе балалар студиясендә шөгыльләнүчеләр катнаша.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават ак барс