Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Салаватмы? Радикмы?

Радик Юлъякшин Салават Фәтхетдиновны "көч сынашырга" чакырган иде инде. Инде нәрсә булган?

Радик Юлъякшин Салават Фәтхетдинов белән төшкән фотосы белән уртаклашты. Исегезгә төшерәбез, ике артист арасында конфликт килеп чыккан иде - Салават абый интервьюларының берсендә татарча Юлъякшин кебек җырларга ярамаганлыгын белдерде. Җавап итеп яшь башкаручы тамашачылар саны белән ярышырга тәкъдим итте. Моннан соң тагын берничә "сүзгә килү" булды.

Бүген Юлъякшин көндәшлеккә нокта куярга булган һәм социаль челтәрләрдә Фәтхетдинов белән фоторәсем урнаштырган. Ул Казандагы артистның шәхси йортында эшләнгәнгә охшаган.

- Сезгә һәрвакыт якын кешеләр арасында чәй эчәргә телибез. P.S. Кызыклы туры килү - 15 декабрьдә халыкара чәй көне, - дигән ул фото астына, дип яза Кызыл таң.

Фото: ufa.kp.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Элвин Грей Салават Радик Юлъякшин