Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Салавыч чишмәсе

Челтер-челтер чишмә ага, Тавышы бигрәк матур.

Челтер-челтер чишмә ага,
Тавышы бигрәк матур.
Әйтерсез лә көй чыгара,
Күңелгә шундый якын.
Тауларны үтеп төшә ул,
Суы бигрәкләр тәмле.
Бөтен авылыбыз халкы
Бу суга рәхәтләнде.
Беркем дә битараф түгел,
Үткән-барган су ала.
Авылның иганәчеләре
Торба суздылар аңа.
Тирәсен матурладылар,
Ерактан балкып тора.
Саф шифалы суы белән
Үзенә таба бора.
Казан-Малмыж юлларыннан
Үтәргә туры килсә.
Авылыбызның чишмә суын
Авыз итәрсез сез дә.


Гөлфия Гыйльметдинова,
Иске Салавыч авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә шигырь Салавыч чишмәсе