Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Салют" атылды - бүләкләр өләшенде (+фоторепортаж)

Сентябрь аеның соңгы көннәрендә "Факел"да "Салют" конкурсының йомгаклау концерты үтте.

Әлеге чарада катнашучылар "Вокал", "Хореография", "Сәнгатьле уку", "Инструменталь", "Оригиналь жанр" номинацияләрендә үз көчләрен сынап карадылар. Быел конкурсантлар саны бермә-бер артты. Хәтта Малмыж районыннан килүчеләр дә бар иде.
Конкурс үзенең төрлелеге белән жюри әгъзаларын таң калдырды. Тамашачылар һәрбер чыгышны көчле алкышлар белән каршы алып, шулай ук итеп озатып та калды. Нәтиҗәләр билгеле булганчы клубта уеннар оештырылды, биюләр биелде. Ә иң сөендергәне шул, биредә бер генә катнашучы да читтә калмыйча, төрле бүләкләргә лаек булды.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев