Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Саниябез безне "Сорнай"лы да, Сәйдәшле дә итте (+фото)

Авылдашыбыз Сания Йосыпова мәктәптә укыганда ук сәнгать өлкәсен үз итте. Җыр, бию, нәфис сүз дисеңме, бар яктан да сәләтле иде ул. Югары сыйныфта укыганда "Сөембикә" журналы уздырган "Гыйффәт туташ" бәйгесендә катнашып җиңүче булды.

Мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап "Сорнай" ансамбленың алыштыргысыз артистына әйләнде. Тормыш иптәше, "Сорнай" ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев белән үзләре кебек сәләтле ул тәрбияләп үстерделәр. Күптән түгел авылыбыз мәдәния йортында узган "Гаилә - бәхет нигезе" концертында уллары Сәйдәш чыгыш ясады, Ринат Гыйләҗев балаларыбызның, әти-әниләрнең чыгышларын югары бәяләде, мәктәбебезгә "Моңлы Сорнай" китабын бүләк итте. 
"Гасыр кичкән буын" концертларын оештыру, авылыбыз болынында узган "Кичке уен", "Синдә яшим, Түнтәрем!" җыры (Рәфхәт Зарипов сүзләре, Ринат Гыйләҗев көе) өчен дә рәхмәтле без "Сорнай"лыларга. Киләчәктә дә сезнең белән иҗади элемтәләребез өзелмәсен иде. Горурланабыз синең белән, Сания!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев