Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Саранландың әле, Кыш Бабай...

Әллә инде картаеп киттеңме, Саранландың әле, Кыш Бабай...

Әллә инде картаеп киттеңме,
Саранландың әле, Кыш Бабай.
Бүләкләреңне жәлләп бирәсең,
Бик килешеп бетми бит алай.

Элек эшли идең микән әллә,
Акчаң булган бүләк алырга.
Пенсияңне җыеп барыр идең,
Җүнле банк юк шул салырга.

Истә әле,капчык тулы иде,
Бүләкләрең бигрәк күп булды.
Синең сипкән кәнфитләрең белән,
Безнең нәни кесәләр тулды.

Хәзер инде кесә зурайдымы,
Артты микән әллә нәфесләр.
Булган саен күбрәк кирәк безгә,
Һәрберебез аерым шәһесләр.

Син киләсе булсаң, түрә-карак,
Бикләп куя ишек-капкасын.
Уйлыйлардыр, теге карт бабакай,
Акча сорап ишек какмасын.

Син Кыш Бабай, бүләк алып килмә,
Тыныч тормыш безгә алып кил.
Сәламәтлек өләш һәммәбезгә,
Һәм бетмәсен безнең туган тел.

Авылга да кер син Кыш Бабакай,
Авыл халкы сине бик көтә.
Яңа елдан яңа тормыш башлап,
Яхшылыклар синнән өмет итә.

Вагиз Гильмуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш бабай шигырь