Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Саратов егете әнисенә «Уйламаган көнем юк» китабын алу өчен Казанга килгән

Әнисе дә, егет үзе дә китап турында Инстаграмнан белгән.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Саратов егете Реналь Иксанов әнисенә Нәбирә Гыйматдинованың китабын алу өчен Казанга «Татмедиа» бинасындагы әдәби кафега килде.

«Инстаграмда бу китап турында пост күрдем. Аны шулай ук дусларым, әнием дә күргән. Минем әни балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул татар китапларын яратып укый. Нәбирә Гыйматдинованың шушы китабын алып кайтуымны сорады», — диде Реналь.

Реналь «Идел» яшьләр үзәгенә «Татар яшьләре лидер мәктәбе»ндә катнашкан. Китапны алу өчен ул әдәби кафега килде. «Уйламаган көнем юк» китабы белән ул балалар өчен берничә китап та сатып алды.

«Казан утлары» журналы яңа төрле — кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады. Бу сериядәге беренче китап — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте.

Китапта күрсәтелгән QR-кодны кулланып, укучы китап турында фикерләшүгә Instagram битенә күчә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап «Уйламаган көнем юк»