Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сары яфрак, сагыш төсе диләр

Сары яфрак, сагыш төсе диләр, Кара төстә икән кайгылар. Ак төсләрне, бәхет төсе диләр, Ак яфраклы агач кайда бар?

Сары яфрак, сагыш төсе диләр,
Кара төстә икән кайгылар.
Ак төсләрне, бәхет төсе диләр,
Ак яфраклы агач кайда бар?

Ак яфраклар түшәп чыгар идем,
Җир йөзендә барлык юлларга.
Кара кайгыларга урын бетсен,
Юл калмасын начар уйларга.

Ап - ак булыр иде уй - хыяллар,
Агарыр күк безнең күңелләр
Без бит әле аның кадәр бозык,
Һәм алай ук начар түгелләр.

Ак юллардан ияртеп барыр кеше,
Кирәк әле безнең халыкка.
Ә бүгенге көндә без ошыйбыз,
Башы череп барган балыкка.

Таркалмаска, черемәскә иде,
Агартырга иде дөньяны,
Тормыш дәвам итсен, туктамасын,
Чиста булсын иде дәвамы.

Вагыйз Гыльмуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь