Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Саснам

Чишмәләреңнең сулары Сихәт бирә җаныма. Саснам, сине яратканга, Күңел сиңа сарыла. Сасна авылы - таулар иле, Болын-тугайга бай як. Тау итәкләреннәнйөгреп, Эх, үтим яланаяк. Тауларыңа карап сөйлим Күңелдәге серләрне. Саснам минем, һәр почмагың Күңелне сихерләде. Тау битендә артышларың, Чыршыларың, наратың - Һәркуагың, чәчәк-гөлең, Саснам, барсын яраттым. Халкың уңган, ачык йөзле,...

Чишмәләреңнең сулары
Сихәт бирә җаныма.
Саснам, сине яратканга,
Күңел сиңа сарыла.

Сасна авылы - таулар иле,
Болын-тугайга бай як.
Тау итәкләреннәнйөгреп,
Эх, үтим яланаяк.

Тауларыңа карап сөйлим
Күңелдәге серләрне.
Саснам минем, һәр почмагың
Күңелне сихерләде.

Тау битендә артышларың,
Чыршыларың, наратың -
Һәркуагың, чәчәк-гөлең,
Саснам, барсын яраттым.

Халкың уңган, ачык йөзле,
Чибәр егет-кызларың.
Сине мактап җырын суза
Әрәмәдә кошларың.

Лилия Нәкыйпова-Зәйнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250