Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сайра, әйдә, сандугач (+фоторепортаж)

Сайрады һәм кайда диегез. Кичә СМУда урнашкан балалар мәйданчыгында бик матур кич утыру узды. "Факел" клубы хезмәткәрләре тарафыннан ел саен үткәрелүче әлеге кичәне бу юлы Җәмилә апа Сибәгатуллина бизәп торды.

Аның гармун моңнары урамыбыз буенча таралып,мәйданчыкка күп кенә кешене җыйды. Кичәдә төрле элекке уеннар уйналды, җырлар яңгырады, биюләр биелде. Өлкәннәрдән килгән әлеге матур гадәтләрне балалар да бик кызыксынып күзәтте һәм үзләре дә шул мохиттә кайнашты. Матур яулыклар белән бизәлгән мәйданчык бу кичтә ниндидер сихри булып тоелды. Сәгатьләр барган саен урамда салкыная башласа да, берәү дә өенә таралырга ашыкмады, яшьлекләрен искә төшереп,иңнәренә шәл яулык салды. Менә егетләр генә бу чарада юк иде. Әллә картаялар, әллә микрорайоныбызның җыр-моңга гашыйк апалары янында үзләрен сынап карарга курыктылар.

Шушы чараны оештырган, анда катнашкан һәркемгә олы рәхмәтләрне җиткерәсе килә. Ә менә күңелләргә кергән соңгы җыр - "Сайра, әйдә, сандугач" иде. Җырчы егет Дамирга һәркем кушылып, рәхәтләнеп биеп,өйләренә дә шул җыр белән таралаштылар. Таралышу гына түгел, ә күңелләренә җыелган хисләрне әйтеп бетерә алмыйча, башланды да бетте, тагын кабатласалар иде, дип теләде алар.

 

Фото: МБУ ПК "Факел"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Факел"