Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Себер юлы, Себер тракты...

Каян килеп чыккан мөһим юл бу, ник кирәк булган ул?

Себер юлы, Себер тракты... Бу сүзләрне ишеткәч, иң элек шомланып куябыз, чөнки бу — каторжан юлы, аннан күпме богаулы кешеләр үткән, күпме җан әрнүләре сеңеп калган бу җиргә, үлеп калучылар да булган. Почта атлары кыңгырауларын чыңлатып сәлам биргән, патшага кадәр хатлар шушы юллар аша йөргән.

Каян килеп чыккан мөһим юл бу, ник кирәк булган ул? Моны белү өчен Карадуган авылында урнашкан Себер тракты музеена гына керү кирәк, барысын да аңлап, үз күзләрең белән күреп чыгасың.

...Явыз Иван патша Казан ханлыгын басып алгач, Себерне дә яуларга мөмкинлек туа. Табигый җир асты байлыкларына ия Себергә рус байлары нык кызыга. Европага тиңләшергә омтылу Себерне колонизацияләүдән башка гына мөмкин булмый. Уралда руда чыгару, металл кою эшләре башлана, сәнәгатьне үстерү өчен Уралны Санкт-Петербург, Мәскәү һәм үзәктәге башка шәһәрләр белән тоташтыру кирәк була. Юллар була, әлбәттә, әмма алар бик әйләнгеч, урман аша узасы, сазлыклардан үтәсе. Юлның кыенлыгыннан зарланып, патшага шикаятьләр ява һәм Сенат Мәскәүдән Казан аша Кунгур (Премь ягы), Екатеринбург (Сверлау), Тобол (Кустанай өлкәсе) маршруты буенча юл салырга, почта йөртүне булдыру өчен махсус «ямская канцелярия» оештырырга һәм станциядә ким дигәндә дүрт ат тотарга, почтаны атнага ике тапкыр йөртергә дигән карар чыгара. 1762 елда — Екатерина II патшалык итә башлаган чорда бу юл төзелеп беткәнгә күрә, аны Әби патша юлы дип тә атыйлар. Почта станцияләре барлыкка килгәнче, элемтә үзәкләре булган, алар «ям» дип аталган, почта атларын йөртүчеләр «ямщик» дип йөртелгәннәр. Карадуган аша хатлар, корреспонденцияләр Яңгул, Борнак стан-цияләрен дә узып, Вятка ягына таба юл алган. Карадуган аша үтүче юл беренче категорияле — башкала юлы, икенче категориялесе губерна юллары дип аталган. Мәсәлән, Казан белән Сембер (хәзерге Ульян) арасындагы юл икенче категорияле һәм башка категорияле юллар да булган ул чорда.

Себер тракты тарихы — катлаулы, әмма үзенчәлекле. Гидларның сөйләвен тыңласаң (музей директоры Фирая Зыятдинова Себер тракты тарихын үзе дә бик бирелеп сөйли), Карадуган авылының ил язмышында нинди бөек эшләр башкаруына инанасың. Шушы авыл аша бит бернинди тукталышсыз патша атлары — Эстафета үткән, аларның ямщиклары белән атлары гына алышынган. Патша фәрманнары, кыйммәтле кәгазьләр сәгатенә 12 чак-рым тизлек белән юл үтеп, билгеләнгән урыннарга наять килеш барып җитәргә тиеш булган. Таләпләр үтәлмәсә, гаеплеләр нык кисәтелгән.

Эстафета дигәне — бу бер функция, икенче функция — гадәти почта әйберләре йөртү, аның тизлеге кимрәк була. Өченче функция — пассажирлар йөртү. Дәүләт кешесенең дәрәҗәсенә карап атлар бирелгән һәм аларның тизлеге дә чинга карап билгеләнгән. Карадуган станциясендә ямщик булып Карадуган кешеләре дә эшләгән, бу эш «почта чабу» дип аталган. Мәсәлән, Рәхимҗан абый Әхмәтҗановның әтиләре, бабалары, аннан Сәгъдиевлар почта чапканнар. 1817 елда Александр I почта юлларын яхшырту һәм шул юллардан арестантлар, Себергә, яки башка урынга сөрелүчеләрне йөртү, юл төрмәләре этаплары (өйләре) булдыру турында фәрманга кул куя.  

(Дәвамы –  «Хезмәт» район газетасының кичәге җомга санында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей