Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Сеңелкәш"тәге Марта Тимофеева Голливуд белән контракт төзегән

Безнең Оксана хәзер океан арты йолдызлары белән бер цехта эшләячәк.

Марта Тимофеева кинода 6 яшьтән төшә башлаган. Хәзер аңа 10 яшь һәм ул - чын кино йолдызы. Ул "Сестренка", "Гоголь", "Кровавая барыня" һәм башка фильмнарда һәм сериалларда төшкән.

Шушы көннәрдә, яшь актриса Голливудта яңа проектта төшәчәк, дигән хәбәр килде. Аны "Бенедикт мистерының яшерен җәмгыяте" фильмында рольгә алганнар, ул 2007 елда чыккан шул ук исемдәге китап бестселлеры буенча төшереләчәк, авторы - Трентон Ли Стюарт.

Бу китаплар циклы Русиядә дә популяр. Анда дистәләрчә баланың гәзиттәге гадәти булмаган белдерүгә ничек җавап бирүләре турында бәян ителә. Аларга тест үткәрәләр һәм Бенедиктның серле Һәм эксцентрик мистеры дүртесен - Рейни, Кейт, Гвоздик һәм Констансны сайлап ала, чөнки алар гына бик мөһим биремне үти ала...

Марта Тимофеева Констанс Контрейрны, ягъни яшерен җәмгыятьнең дүртенче вәкилен уйнаячак. Аның героинясы - акыллы һәм башбирмәс. Өстәвенә, нәкъ менә ул бөтен төркемне көтелмәгән карарлар кабул итүгә этәреп тора. Сериалны Hulu сервисына чыгарырга планлаштырыла.

Шулай итеп, Русиядән кечкенә кыз олы бер Голливудта зур контракт алган. Үзебезнең Җәмил-Арслан Кырымчуринның да юлы "йолдыз"лы булыр, менә күрербез!

 

Фото: vk.com

Автор: Резида Валитова

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кино