Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сөенче! Диләрә һәм Данил – лауреатлар

Диләрә һәм Данил "Җәлил укулары" халыкара фестивале гала-концертында катнашты.

Ниһаять, I Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Күптән түгел К.Тинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театрында "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенең гала-концерты узды. Иң куанычлысы шул, әлеге бәйге безнең район өчен зур җиңүләр алып килде. Балтач гимназиясе укучылары Диләрә Муллагалиева белән Данил Садыйков беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Диләрәбез хәтта гала-концертта Арча кызы Ләйсән Мусина белән берлектә “Күлмәк” шигырен башкарды. Тамашачы аларны көчле алкышларга күмде.

Җиңүчеләр хакында тулырак “Хезмәт” газетасының алдагы санында.

Фото: Салават Камалетдинов

Видео: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәлил укулары