Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шеңшеңәр мәктәбендә әдәби калейдоскоп үткәрелде (фото)

Безнең туган телебез — Татар теле, дөньядагы иң киң таралган 14 тел арасында да бар.

«Тел — халык күңеле кыңгырвы» исеме белән Шеңшеңәр мәктәбенең югары сыйныф укучылары катнашында әдәби калейдоскоп үткәрелде.

Һәр халыкның үз теле күңеленә якын, кадерле. Баланың теле әнисе телендә ачыла. Шуңа күрә ул ана теле, туган тел дип атала да.

Безнең туган телебез — Татар теле, дөньядагы иң киң таралган 14 тел арасында да бар. Күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән тел. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата- ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы Бөек, изге, һәм кадерле сүз.

ЮНЕСКО тарафыннан 21 нче февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителгән.

Укучылар бу көннең билгеләнеп үтелүенә сәбәп булган вакыйгалар турында кыскача таныштырылдылар. Тел дигән дәрьяның хәзинәләре белән танышып, телебез җәүһәрләре булган мәкальләрне күбрәк белү максатыннан, «Тел бәйгесе» дип исемләнгән әдәби ярышта катнаштылар. Кызыклы сорауларга тиз арада җавап бирделәр. Телебез турында мәкальләр, табышмаклар белән беррәттән мәзәкләр белән дә таныштылар. Кичәне, татар халкының гимнына әйләнгән, сөекле шагыйребез Г. Тукайның «Туган тел» җырын җырлап тәмамладылар.

Без ана телебездә сөйләшәбез, туган телебезне теләп өйрәнәбез. Безнең юлдашыбыз — ана теле — гаҗәп һәм кыйммәтле серләрне саклап, меңләгән еллар, гасырлар мирасын үстереп килә торган үзе бер дөнья. Безнең телебез — безнең тарихыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев