Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Сердәш”челәр җыелган җирдә күңелле дә, рәхәт тә

Көз көне, Яңгул китапханәсе каршында үз инициативам белән “Сердәш” ветераннар клубы оештырып, уңышлы гына эшләп киткән идек. Төрле очрашулар, куңел ачулар, җыелып чәй эчүләр, матур традициягә әйләнде.

Райондашыбыз Чулпан Габделганиева белән очрашу искиткеч зур тәэсир калдырды, аңа сокландык та, аның белән горурландык та. Шулай ук авылыбыз шагыйрәсе Энҗе апа Закированын иҗаты белән таныштык, Сәлимә Габделхакованың шигырьләрен тыңлап хисләндек.

Ә чираттагысы тагын да күңелле булды. Башта җыелып фикер алыштык, алга таба планнар билгеләдек, сөйләр сүзләр күбәйгән, яңа членнар кабул иттек, киләчәктә тагын да артуы көтелә, эшлисе эшләр күнелне җилкетте.

Башта барыбыз бергәләп гимнастика ясап, гәүдәләрне яздык, җылындык, прогулкага чыгып кердек. Һәм соңыннан бергәләшеп, алып килгән тәм-томнар белән чәй эчтек. Иң тәмлесе Энҗе апанын Актанышларча пешерелгән бавырсагы һәм үз хуҗалыгының балы булгандыр.

Китапхәнәчеләр Хәлимә белән Алсу тәмле итеп чәй ясап эчертәләр, килүебезне көтеп алалар, якты йөзләрен, тәмле сүзләрен җәлләмиләр. Китапханәнең яңа бинасын түземсезлек белән көтәбез, яңа, якты, чиста бинада тагын да күңелле булыр дип ышанабыз. Ә искесе бер дә матур түгел, әмма шулай да үз күңелеңне күрә белсәң, җылы карашлар тойсаң, ансына гына түзәбез.

Арабызда 45-50-55-60-65-70 яшьлекләр бар. Ә бергә җыелгач барыбыз бер төсле булабыз, яшь аермасы онытыла. Менә шулай эшлим дигән кешегә эше дә, вакыты да табыла. Очрашудан барысы да канәгать булып, янәдән дә киләбез дип, рәхмәт әйтеп таралдылар.Ә алга планнар тагын да текәрәк, киләсендә яңа елга кадәр туучыларның туган көннәрен билгеләп үтәчәкбез, милли йолаларны кайтару өстендә эшләячәкбез.

Алга таба да булганына сөенеп, шөкер итеп яшәргә язсын.Үз эчебезгә бикләнмичә, аралашып, күңелле итеп яшәсәң генә тормыш матур, яшәү рәхәт. Өч көнлек кенә дөньяның рәхәтен күреп яшик. Амин!


Сәлимә Габделхакова,

Янгул авылы
“Сердәш” клубы һәм

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сердәш