9 декабрь - Ватан геройлары көне
Мин урамда йөрим
Кыш бүген
Ак чәчәккә күмгән талларны.
Лампалардан төшкән салкын нурлар
Яктырталар йомшак карларны.
Болытлар да, зәңгәр күк буйлап
Әкрен генә шуып киләләр.
Котлагандай минем өстемә
Шомырт чәчәкләре сибәләр.
Бу юлларның авторы шагыйрь, язучы , якташыбыз Хәбра Рахманга ноябрь аенда 100 ел тулды.
Хәбра Рахман 1914 елда Янгул авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Аңа 8 яшь вакытта әти-әнисе үлә, сеңелләре һәм энесе аның кулына кала. Туганнарын туйдыру өчен Хәбра авыл баена яллана. Ятимнәрне ач үлемнән балалар йорты коткарып кала.
"Ятим калган, балалар йортында тәрбияләнгән, авырлыклар аша алга, яктылыкка омтылган, кыска гына гомерендә иҗат җимешләре биреп өлгергән "ташны ярып үскән гөл" ул. - дип яза "Ташны ярып үскән гөлләр" китабының авторы Мәгъсүм абый Мөхәммәтҗанов.
1930 елда Арча мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлап , авылда укытучы булып эшли башлый. Шул елларда "Ялчы" дигән крестьян газетасында аның беренче шигыре һәм хикәяләре басыла.
1931-1936 елларда Хәбра Рахман Казанда Татрабфакта, дәүләт педагогия институтында белем ала. Студент елларында әдәбият һәм поэзия белән ныграк кызыксына башлый. "Кызыл яшьләр", "Уку ударнигы", "Яшь ленинчы" газеталарында, "Совет әдәбияты" журналында хикәяләрен һәм шигырьләрен бастыра. Институттагы әдәби түгәрәк җитәкли һәм бу түгәрәккә талантлы яшь каләмнәрне туплый.
1936 елда институтны тәмамлап Алабуга педучилищысында татар телен һәм әдәбиятын укыта башлый.
Шул чорда Хәбра үзенең сөйгәне Сара белән гаилә кора, иң матур шигырьләрен иҗат итә.
Бер елдан аның кызы Суфия туа.
Ниһаять, Казанда 1937 елда яшь шагыйрьнең "Чәчәк ява" дип исемләнгән тәүге шигырьләр китабы дөнья күрә. Бу аның беренче чәчәкләре иде. Ә җимешләрен күрү өчен ул иҗат итәргә, бертуктаусыз язарга тиеш.
1938 елны Хәбра Рахман Кызыл Армия сафларына чакырыла һәм Халхин-Голдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, яралана, шәхси каһарманлыгы өчен "Батырлык медале" белән бүләкләнә. Совет сугышчыларының япон самурайларына каршы героик көрәше тәэсирендә "Сугышта" дигән очерк яза.
Хәрби хезмәттән Хәбра Рахман кабат Алабугага кайта, педагогия училищесында, китапханә техникумында татар теле һәм әдәбияты укыта, 1940-1941 елларда Алабуга район газетасының редакторы булып эшли.
Инде беркайчан да бүтән сугыш булмас, тыныч, матур тормыш башланыр кебек тоела яшь шагыйрьгә. Аның җәрәхәте төзәлеп бетмәгән. Аягы бер төзәлер, таянып йөри торган таягын да урталай сындырып утка ягар көн килер. Шул уйлар белән Хәбра Рахман өр-яңа хисләр тулы әсәр язарга уйлый. Әсәрне ул "Шомырт чәчәкләре" дип атаячак, сөйгәне Сарага һәм кызына багышлаячак.
Ләкин Хәбра Рәхман "Шомырт чәчәкләре" исемле повестын язып бетерә алмый.
Дәхшәтле Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, сугышның башлангыч чорындагы канкойгыч, күп югалтулы авыр сугыш операцияләрендә катнаша. Калинин фронтында шундый бәрелешләрнең берсендә авыр яралана хәм 1942 елның ноябрендә вафат була. Ул вакытта Хәбра Рахманга нибары егерме сигез яшь. Аның җәсәден Калинин өлкәсенең Максатиха станциясе янында җирлиләр.
"Аңа безнең өмет бик зур иде. Кеше буларак искиткеч ягымлы, намуслы, туры. Хәбра исән булса татар поэзиясенә күп нәрсә бирәчәк иде..." дип яза бөек татар шагыйре Сибгать Хәким үзенең хатында.
Радиотапшыруны шагыйрь, язучы, якташыбыз, үз иленең батыр патриоты Хәбра Рахманның "Чәчәк ява" шигыреннән өзек белән тәмамлыйсы килә.
Мин чорымның,
Данлы чорымның
Матурлыгын күреп шатланам;
Мин илемнең,
Бөек илемнең
Батырлыгы белән мактанам.
Тик бер бездә,
Безнең илдә генә
Тормыш иркен, тибенеп йөзәрлек;
Тик бер бездә ,
Безнең илдә генә
Тиңе күрелмәгән гүзәллек.
Фото: https://vk.com/club45199744
Нет комментариев