Шагыйрь аланы, учак тирәли...
16 февраль көнне, район үзәк китапханәсендә, Туган телләр елы кысаларында, шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды.
«Мин - кайтып җиталмаган кайтаваз”, “Давыл эчендәге бер тынлык мин, Тынлык эчендәге зилзилә”. Шагыйрь Рәмис Әймәт үзенең иҗат юллары аша үткәндәге күңел халәтен әнә шулай тасвирлый.
Әнә шул тынлык эчендәге зилзилә, ягъни Рәмис Аймәт татар дөньясына бик тә танылган шәхес – «Шомырт салкыннары», «Айның аръягында», «Бозлы җилкәннәр», «Син – минем җанымның яртысы» һәм башка татар, рус, төрек, азәрбайҗан телләрендә дөнья күргән китаплар авторы. М.Җәлил һәм Һ.Такташ исемендәге әдәби премияләр, Төркиянең Хөсәен Байкара исемендәге халыкара премиясе лауреаты. 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасын башкара. Шәриф Камал, Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музейларын җитәкләгән кеше.
Бүгенге татар шигъриятендә җыр жанрында иң актив эшләүче шагыйрьләрнең берсе дә әле ул. Аның сүзләренә йөздән артык җыр һәм романслар иҗат ителде. Ул җырларның күбесе «Алтын барс» Халыкара премиясенә лаек булдылар. Шагыйрьнең җырларын Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина, Гүзәл Уразова, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар кебек йолдызлар башкара.
Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рәмис Аймәт 1968 елның 4 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында туа. Гаиләдә ун бала үстек, ди ул. Әнә шундый күркәм шәхес Балтачыбызга килеп, китап сөюче, иҗатка якын кешеләрдән генә торган аудитория җыйган.
Очрашуга яраткан шагыйрәбез Фәридә Шакирова, мөхтәрәм шәхесебез Гарифҗан Мөхәммәтшин, актив җәмәгать эшлеклесе Ленура Сафина, яшь шагыйрь Алмаз Әхмәтгалиев, иҗат дөньясында кайнап яшәүче Рамазан Фәрзиев та килгән. Алар шагыйрьнең иҗатына карата җылы фикерләрен белдерделәр, Фәридә апа шагыйрьнең әхлакый шигырьләре аша кешелек дөньясын рухи яктан саклап калырга омтылышын күрә, Гарифҗан ага Алмаз кебек яшь шагыйрьләрне үстерергә тәкъдим итте, Ленура апа туган телгә карата мөнәсәбәтнең үзгәрүенә куанычын җиткерде, Алмаз исә шигырьләрен укыды.
Бик куанды Алмаз мөхтәрәм язучының районыбызга килүенә, яшь шагыйрьнең иҗатына хыянәт итми яшәячәге көн кебек ачык. Иң беренче китабын “Хезмәт” газетасы редакциясендә бастырганда ук Алмазның шигърияткә булган мәхәббәте һәм ихласлыгы тоелды.
Ленура апа кунакларга эченә сәфәр догасы куеп бәйләгән бөтиләр дә бүләк итте. Кунаклар дигәннән, очрашуга Казан каласыннан милли китапханәнең фәнни - методик бүлек мөдире Люция Нәҗметдинова, әлеге бүлекнең баш китапханәче Зәйнәп Җамалиева да килгән иде, алар район китапханәсен данлап, мактаулар ирештерделәр, китапханә директоры Резеда Закировага бүләкләр тапшырдылар.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов да катнашты, үзе дә әдәбиятка якын кеше буларак, Рәмис Аймәтнең иҗатына шулай ук күркәм бәя бирде.
Рәмис Аймәт күңел түрләрендә туган шигырьләрен укыды, җырларын башкарды. “Кайда Алла, кайда Иблис, белгән юк бу ил йортын”, дигән юллар салынган пародиясе белән хәзерге тормышның чын йөзен ачып салды. Ахырдан китаплары сатылды. Русча китабы гына калган булып чыкты, татарча китаплары сатылып беткән.
Очрашу гына булмады бу, ниндидер шоу-программа иде. Шагыйрь аланына җыелып, учак тирәли шигырь тыңлап, җырлап утырудан ким булмады. Күңел халәте әнә шулай тәэсирле итеп кабул итте бу кичәне. Китапханә хезмәткәрләре универсаль инде безнең, мавыктыргыч итеп сценариесын да яза, аһәңле итеп алып та бара, җырлый да, бии дә, сәнгатьле итеп шигырен дә сөйли, башкаларны да җыр-биюгә тарта. Китапханәче Гөлнарның һәм дә ЗАГС бүлегендә эшләүче Люция ханым Нигъмәтҗанованың җырлавы шуңа мисал.
Музей директоры булып эшләгән чакларында үзе дә әдәби очрашулар үткәргән, сәнгаь дөнясында кайнаган Рәмис Аймәт тә моңа инанып, татар китапларын укып, китапханәләргә юлны онытмаска кирәклеккә өндәп китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев