Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шаккатасың бу Тукайга

Шаккатасың бу Тукайга, Язган ул әллә ниләр... Шигырь саен бер уйдырма, Җеннәре вә пәриләр...

Шаккатасың бу Тукайга,
Язган ул әллә ниләр...
Шигырь саен бер уйдырма,
Җеннәре вә пәриләр...
Күбәләге бала белән
Нәкъ безнеңчә сөйләшә.
Акбае дә безнең кебек,
Нәкъ татарча телләшә.
Кәҗә белән сарыгы да,
Җитә бүре башына.
Шүрәлесе дә ел саен,
Былтыр диеп акыра.
Галиенең дә кәҗәсе,
Бик акыллы, бик әйбәт.
Печән биргән өчен хәтта,
Әйтә дә белә рәхмәт.
Су төбеннән табып алган,
Ниндидер Су анасы.
Кытайский гына түгел,
Алтын аның тарагы.
Тычканы да сөткә төшкәч,
Батып үлми май ясый.
Карлыгачы да бик эшчән,
Көн буе балчык ташый.
Пар ат җиккән кучеры да,
Телсез кебек сөйләшми.
Тау башындагы авылы,
Мәңге хәтердә яши.
Фатыймасы бер изге җан,
Читлек ишеген ача.
Ялкау маэмае көн буе
Күләгәсенә кача.
Бишек җыруын да көйли...
“Йокла, улым, йом күзең”.
“Китмибез!”,-дип бер шигырдә
Кистереп әйтә сүзен.
“Эш агачы җимешле”,- дип
Ул безне эшкә өнди.
“Эш беткәч уйнарга ярый”
Монсын хәзер кем белми...
Дөньядагы бар нәрсәгә,
Өйрәтә "Туган тел"е.
Без ансыз яши алмыйбыз,
Ул дога кебек изге.
Шаккатасың бу Тукайга...
Ул әллә ниләр язган.
Кайберсе чын, ә кайберсе...
Чын шагыйранә ялган.

Лилия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь