Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шалканда шалканлы Сабантуй (+фоторепортаж)

Быелгы Сабантуй бер сулышта, җырлап-биеп, күңел ачып узды да китте...

Көне дә Гает көне белән туры килүен дә бары тик яхшыга гына юрадык. Бераз гына салкын булса да, көне бик матур булды.

Мәйданга кулларына шалканнар, Шалкан авыл байрагы, түгәрәк икмәк, чәкчәк тоткан балалар керә... аларны карт Шалкан-бабай каршы алды. Аларга иңнәренә гармун аскан егетләребез кушылды. Бабай балаларга авылыбызның матурлыгын, аны саклап, яклап яшәргә кирәклеген аңлатты. Аннары алар җыйнаулашып чәй эчәргә киттеләр.

Балаларны имамыбыз Габделфәрт Нәкыйпов алыштырды, изге теләкләрен җиткерде, бәйрәмне дога белән ачып җибәрде. Сүзне күмәк хуҗалыгыбыз җитәкчесе Гомәр Хәсәнҗанов алды. Ул барча халыкны бәйрәм белән котлады һәм хуҗалыкның алдынгыларына бүләкләрен тапшырды. Иң зур бүләк мөгаен тәкәләр булгандыр. Сабантуйларында язгы кыр батырларын гына котлыйлар иде. Быел бездә ИКЕ КЫР БАТЫРЫ - берсе 2017 елгы көзге кыр - урак батыры Әхмәдиев Мәлик булса, икенчесе быелгы язгы кыр эшләре батыры Фатыйхов Сәйдәш. Әлеге егетләрнең иңнәренә тәкәләр салынды.

Сабантуй җыр-бию, уеннар белән дәвам итте. Уеннарда да бик теләп һәм яратып катнашты халык.

Сабантуйның күрке булган көрәш батырыбыз - абсолют батыр Фәйзрахманов Рүзәлне егетләребез күккә чөйделәр. Аның да иңенә бүләк тәкә салынды.

Ел саен мәйданга бизәлгән ат белән менүче, Сабантуйның әлеге матур традициясен саклап килүче егетебез- Раушан Мортазинның аты быел да мәйдан күрке булды. Раушанны киләсе Сабантуйларда да бизәлгән аты белән мәйданда көтеп калабыз!

Бәйрәмнең һәр мизгелен сүз белән генә язып, аңлатып бетереп булмый. Моның өчен анда үзең килергә, үзең күрергә кирәк.

Сабантуйны оештырган авылыбыз кешеләренә, килгән кунакларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләсе елда мәйданда тагын шулай матур итеп очрашырга язсын.

 

ШАТ-Көшкәтбаш

Фото: Накипова Н.Г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй