Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шамил Садыйков: "Җәмгыятьтә басма китаплар һәм журналлар укуга тренд торгызыла»

2021 елның I яртыеллыгы нәтиҗәләре: журналларга язылу ике тапкыр һәм басмаларның тиражлары 20%ка артты.

«Татмедиа» басмалары тиражларын һәм 2021 елның беренче яртыеллыгында басма матбугатка язылу күләмен арттырдылар, ни өчен холдинг журналлары бердәм экосистемага трансформацияләнә, вендинг автоматларының нәтиҗәлелеге һәм маркетинг мәйданчыкларына чыгу турында «Татар – информ» МА биргән интервьюсында холдингның генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.

2021 елның I яртыеллыгы нәтиҗәләре: журналларга язылу ике тапкыр һәм басмаларның тиражлары 20%ка артты.

- Шамил Мөхәммәтович, 2021 елның беренче яртыеллыгын «Татмедиа» га язылу һәм ваклап сату буенча нинди күрсәткечләр белән тәмамлый?

 

- Пандемия һәм аның белән бәйле чикләүләр булуга карамастан, кешеләр басмаларны укуларын һәм басма продукция белән актив кызыксынуларын дәвам итәләр. Бу интернет һәм социаль челтәрләр киң үстеш алган вакытта күзәтелә. Бүгенге көндә "Татмедиа" интернет-киңлектә күп кенә проектлар булдыра, шул ук вакытта укучыларыбыз традицион басма һәм журналларга карата кызыксыну югары дәрәҗәдә кала бирә.

Болар барысы да 2021 елның беренче яртысын төгәлләгән йомгаклау саннарында чагылыш таба. Узган алты айда газета - журналларыбызның тиражлары 20%ка арткан. Бу бик күп. «Татмедиа» журналлары бу җәһәттән зур ыргылыш ясады - монда язылуның ике тапкыр диярлек артуын теркибез, республика басмалары җитди үсте.

Конкрет саннар турында сөйләсәк, ярты еллыкта «Татмедиа» басмаларына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча 227,6 мең данә (2020 елның икенче яртыеллыгында 190,4 мең данә) тәшкил иткән. Район һәм шәһәр газеталарына язылу күләме 120,8 мең данә тәшкил итә, республика газеталары буенча 33,1 мең данә (2020 елның шул ук чорына карата 11,6% ка үсеш). Журналларга язылу 73 мең данәдән артып китте (узган елгы күрсәткечләргә карата 217%).

Бу уңышлар Татарстан Республикасы Президенты, республика Дәүләт Советы һәм аның татар телен үстерү буенча комиссиясе тарафыннан даими ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды. Алар ярдәме белән Татарстанның барлык социаль-мәдәни объектлары мәйданчыкларында безнең журналлар бар, язылу өчен мөмкинлек булдырылган. Шуның аркасында без төбәкне тулыснча колачын алдык - республиканың һәр кешесе «Татмедиа»ның рус, татар, чуаш, удмурт телләрендәге вакытлы матбугатын укый ала.

Журналларның икенче сулышы: укучылар өчен ивентлар һәм басмаларны бердәм экосистемага әверелдерү

— Соңгы айлар дәвамында «Татмедиа» журналларының яңа чыгарылышлары чын интерактив ивентка әверелде, ул массакүләм мәгълүмат чаралары һәм республика халкы игътибарын җәлеп итә. Бу холдинг журналларының популярлыгы һәм укуы нинди нәтиҗә бирде?

— Узган ел без бу юнәлешне үстерү белән ныклап шөгыльләнгәнде, безнең эшнең төп максаты - гади кәгазьдә басылган журналлар турында традицион күзаллау кысаларыннан чыгу иде. Без яңа алымны гамәлгә ашырдык: журналлар үз тематикасы тирәсендә тупланган тере интерактив клубка әверелде.

Һәр безнең журнал - ул тулы бер экосистема, ул үзе басма матбугат, аның битләрендә  социаль челтәрләренә, сайтына  күчеп видео һәм фотолар  карау өчен QR-кодлар интеграцияләнгән. Без конкрет басма кысаларында тыгыз элемтәдә торган китап укучылар берләшмәсе формалаштырабыз.

Бу тырышлыкның нәтиҗәсе үзен көтәргә мәҗбүр итмәде. «Казан» журналын мисал итеп китерәм. Без аның эшен тулысынча үзгәртеп кордык, яңа номерны бастырып бетерүне тулы бер вакыйгага әверелдердек. Нәтиҗәдә, безгә укучылар тарафыннан шартлау дәрәҗәсендә зур ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен журналның соңгы номерының тиражынарттырып бастырырга туры килде. Экземплярлар шунда ук сатыла – бу чын уңыш.

Шундый ук хәл балалар журналлары белән дә күзәтелә, анда яңа номер чыгу уңаеннан оештырылган чараларга күп кеше килә. Бу кызыксыну басманың сатылуына яңа этәргеч бирә . Мәсәлән, «Салават күпере» журналының тиражы 12,5 мең данә тәшкил итә – бу заманча үлчәүләр буенча бик зур сан. Балалар кызыклы уку, уеннар һәм видеопроектлар дөньясына чумалар.

Икенче мисал - «Сөембикә» журналы, Кабан күле яр буенда тематик күргәзмәне ачты. Ул бик күп кешеләрне җәлеп итә, алар потенциаль китап укучылар һәм газетага язылучылар.

Уку тренды янә модада

- Тормышыбызның дәвамлы цифрлашуын исәпкә алып, басма матбугатның һәм кәгазь чыганакларның перспективаларын ничек бәялисез? Традицион басмалар техник алгарыш корбаны булмасмы?

- Юк, булмас. Киресенчә, соңгы вакытта кәгазь китапларның, газеталарның һәм журналларның популярлыгы артуны теркибез. Паркларда, скверларда һәм башка иҗтимагый киңлекләрдә уку яңадан модага керә.

Исегезгә төшерегез әле, 1990 елларда безнең мәдәният паркларында булган-эчүчелек, тәмәке тарту һәм бушлык иде. Бүген тирә-юньгә күз салыгыз: сез, һичшиксез, кемне дә булса китап яки журнал белән, шул исәптән яшьләр вәкилләрен күрерсез. Һәм бу трендка бернинди смартфоннар һәм планшетлар да комачаулый алмый.

Укуга тренд спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенең популярлыгы белән бергә килде. Хәзер спорт мәйданчыклары тренировкаларга йөрүчеләр белән шыгрым тулы, күпләр сәламәт туклану һәм рухи үсеш турында уйлана. Уку - шәхеснең тулы канлы үсеше өчен кирәкле элементларның берсе һәм уку модасы кабат әйләнеп кайта. Ата-аналар китап Һәм журналлар сатып ала, балалар акыллы, китап укучы һәм уйлаучы гражданнар булып үссен өчен.

Фото: Султан Исхаков

Тулырак: ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татмедиа Шамил Садыйков китаплар уку