Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шигъри җанлы Алмаз Әхмәтгалиев диплом белән бүләкләнгән

“Ел матур башланды”

Шигърияткә атлап кереп, алга атлаучы шигъри җанлы кешеләрнең һәр гамәле кадерле, нәтиҗәсе алтынга тиң. Моны аңлау өчен шигырь язып, шагыйрь булып карау кирәк. Әледән-әле җанга ятыш шигырьләре белән куандырып торучы Кариле авылы егете Алмаз Әхмәтгалиев башкалабыздагы “Мәйдан» республика әдәби-нәфис, иҗтимагый журналы үткәргән “Тапкыр сүз” дигән такмак-шигырь бәйгесендә җиңеп, диплом белән бүләкләнгән. “Шигырь бәйгесендә катнашкан өчен беренче дипломым”, дип яза Алмаз В Контактедагы битендә һәм “Мәйдан” журналына зур рәхмәтен белдерә. Алмазны дуслары, күршеләре, каләмдәшләре котлаган, җиңүләрең дәвамлы һәм ешрак булсын, дип яза алар. “Ел матур башланды” дип тә куйган Алмаз! Афәрин! Шагыйрьнең уңышлы башланган елы уңышлы дәвам итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диплом