Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шигъри тәлгәш

“Син үзең мәңгелек ярам ла! Дәвала яраңны”!

Дәвала!
Яралы җанымнан кан тама –
Күренми.
Мин көләм. –
Сизмәсен башкалар.
Син, бәлки сизәмсең,
Сак кына
Өрәсең шифалы сулышың.
Бер караш. Елмаю. –
Шул җитә. Онтырга
Әрнегән ярамны. –
Син үзең мәңгелек ярам ла! –
Дәвала яраңны!!!

 

***
Гомер йомгакларын сүтә-сүтә,
Үткәннәргә көн дә кайтып киләм.
Таныш йөзләр, таныш исемнәрдән
Син гел янәшәдә. Нигә икән?

 

***
Ничәнче кат юлга чыктым
Сиңа таба.
Уйлар җитез, үтеп мине
Алга чаба.
Алар инде күптән синең каршыдадыр –
Таныйсыңмы?
Бу – мин, яшьлегемдә
Синең хисне танымаган. –
Бүген үзе сиңа килгән...
Гаҗәп, име?

 Ләйсән Закирова.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь