Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шигъри тәлгәшләр

һәр яшь иҗатчы каләмен иң элек район газетасында чарлый. Республиканың балалар матбугатында басылуына караганда язмаларын күбрәк «Хезмәт» газетасында күрергә тели. Яшь хәбәрчеләр зур өметләр белән юллаган язмаларның күбесе газета битләрендә урын ала. Ни кызганыч, үз чиратын көтеп ятучылары да аз түгел. Шуңа да бүген без яшь каләм ияләре иҗатына күзәтү...

Чепья авылы кызы Гөлгенә Зиннәтуллина редакциябезгә бер кочак шигырьләр юллаган. Игътибарыбызны шигырьләрдәге тема төрлелеге җәлеп итте. Яшь булуына карамастан, Гөлгенә балачагын сагынуын шигъри юлларга сала.
«Кайтам әле төшләремдә күреп,
Кайтам балачагым иленә» диелгән авторның «Балачак хатирәсе» шигырендә. Мәхәббәт, әниләр, табигать темаларын яктырткан шигырьләре дә өметле күренә.
Карадуган урта мәктәбенең яшь каләмчеләреннән килеп ирешкән шигырьләр дә мәхәббәт, табигать, әбиләр һәм әниләр темасын үз эченә алган. Яшь иҗатчылар арасында өметлеләре дә бар. 8нче сыйныф укучысы Рания Галәлетдинова:
«Яшьлек бит ул изге сөю иле,
Ап-ак комлы аның күлләре.
Сөю уты күбрәк янган саен,
Чәчкә ата аның гөлләре», дип язса, Алисә Нәбиева «Бармы җирдә сөю?» дигән сорауга җавап эзли.
«Әллә инде бер-береңне
Ярты сүздән аңлаумы?
Гомер буе тиң пар булып
Тормыш юлын атлаумы».
Энҗе Зыятдинованың «Уку» шигырендә укуның һәрчак уңышка, дәрәҗәгә илтүе тасвирлана. Бик актуаль
тема. Афәрин, Энҗе!
«Белемсездән эш тә чыкмый,
Белем йөрәккә куәт.
Үрләргә менәсең килсә,
Укырга кирәк күбрәк».
Табигать темасына өстенлек бирүче Фәридә Хөсәенованың «Куян һәм поши» шигыре исә авторның хайваннар тормышына битараф булмавы, аларның халәтен тирәнтен аңлавы белән аерылып тора. «Әй, йомшагым, бирче миңа Бер уч булса да печән... ...И, зур мөгез, каян алыйм Мин сиңа яшел печән? Сиңа түгел үземә дә Кишер юк инде күптән».
Бөрбаш урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Алсу Латыйпова бик тырыш, «5»ле билгеләренә генә укый, шулай ук шигырьләр дә иҗат итә икән.
«Күктә һәрчак кояш балкый,
Көннәр дә һәрчак аяз.
Ирексездән шигырь туа,
Күңелләрдә мәңге яз», дип яза ул. Куе урманнары белән дан тоткан туган ягы, урманнар өчен борчылуы шигырьләрендә ачык күренә:
«Әйдәгез, саклыйк урманны,
Безгә рәнҗеп калмасын.
Урмандагы саф һаваны
Һәрбер кеше суласын».
Яңгул урта мәктәбендә укучы Илнур Гыйльметдинов мәңгелек тема - әтиләр темасына зур өстенлек биргән, бик актуаль тема күтәргән.
«Кечкенәдән әйтеп килдең,
Улым, көчле тыйнак бул.
Үз урыныңны табарсың,
Бу тормыш законы шул», дип яза ул. Күпме ярату, хөрмәт белән сугарылган шигырь. Киләчәктә дә мәгънәле, эчтәлекле иҗат җимешләре көтеп калабыз синнән, Илнур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250