Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шигырь бәйгесе. Бәйгенең дә була төрлесе (+фото)

  “Күңелендә шигырь йөрткән кеше бәхетле ул!” Туфан Миңнуллин

Әлеге шигырь бәйгесе күңелләрне дулкынландырды да, яшәү дәрте өстәп баетты да. Ул Таузар иле кызы Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышланган шигырь уку бәйгесе иде. Бәйге шартлары турында “Хезмәт” газетасында Таузар башлангыч мәктәп балалар бакчасы директоры Низамиева Римма ханымның белдерүе чыгудан ун көн үтүгә, инде катнашу теләген белдергән йөзләгән үтенеч килгәне билгеле булды.

     Бәйге авылыбызда туып үскән, тиешле югары белем алган, туган авылын, халкын яратып, төрле тармакларда (авыл, район үзәге сәхнәләрендә, радио- тапшырулар х.б.) эшләп, үзеннән онытылмас сәхифәләр калдырып, яшьләй арабыздан мәңгелеккә күчкән.... авылдашыбыз Эльвира Ибраһимовага багышланган иде.

     Эльвира Ибраһиова  - авыл кызы! Шагыйрә Мөслимова әйткәнчә:

                      Тумыштан ук Такташ Алсуыдай

                      Шаян була авыл кызлары:

                     “Елмаям” дип тора иреннәре,

                      “Оялам” дип карый күзләре.

Заманында сирәк очрый торган үтә пөхтә бухгалтер Гариф абый улы Илдар Ибраһимовның кызы ул Эльвира, әнисе Әкълимә исә авылыбызның президенты кебек (алты авыллы колхозның берсе) Таузарда бөтен яшәү шартын оештыручы иде. Илдар белән Әкълимәнең балалары: Наил, Алсу, Саяра, Эльвира, Азат – бары да әти-әниләре рухына рәхмәтле, әдәпле булдылар.

     Гариф абыйның балалары (илдар, Клара, Әнәс. Васил) барысы да укытучы һөнәрен сайладылар, авылны яраттылар. Кечесе Васил дини яктанда авылда саваплы эшен дәвам итә.

    Зарыгып көткән бәйге көнендә (18.05.2019) Таузар башлангыч мәктәбенең тамаша залы бәйрәмгә киенгән, шат күңелле балалар, укытучылар, әти-әниләр белән гөрләп торды. Бу көн авылыбыз өчен зур бәйрәм булып үтте. Шигъри осталыкларын сынауда катнашучылар яшенә карап ике залда чыгыш

Ясадылар. Хәзерләүче укытучыларга, башкаручы барлык катнашучыларга сокландык та, куандык та. Димәк, без – бар! Без – акыллы! Без көчле! Без яшибез! Нинди зур хэм ныклы ышаныч! Бу шатлыкны тою бәхетенә без – тамашачылар мәктәп директоры Римма ханым Низамиева тырышлыгы белән ирештек. Чөнки район җитәкчеләренең рөхсәте кирәк, четерекле хәлләр килеп чыкмавына ышанычны барларга, оештыру һәм тарату кебек ваклыклар шул бер башлангыч мәктәп укытучы-тәрбиячеләр җаваплылыгында икәнен аңлап Таузар мәктәбе коллективына, җитәкчесе Римма ханымга олы рәхмәтебезне белдерәсе килә.

     Эльвирабызны заманча һзм эчкерсез бәяләп зурлауны беренче булып оештыручы Актаныш дусларыбызга барыбыз да рәхмәтле. Менә бит, изге гамәл барыбыз өчен дә күңелле. Яхшылыкны читтән көтмичә үзең эшли алсаң, тагын да күңеллерәк була икән!

   Иң изге теләкләр белән  Таузар иле килене  Мәдинә Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев