Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шигырь генә бик аз авыл өчен...

Әйбәт булыр иде авыл саен Авылларга һәйкәл куелса...!

Шигырь генә бик аз авыл өчен,
Кирәк роман яки пьеса!
Әйбәт булыр иде авыл саен
Авылларга һәйкәл куелса...!
***

Ничек кенә сине зурларга соң?
Кәгазь,каләм көче җитмәс лә...
Сине зурлар өчен кирәктер ул,
Сине ташлап читкә китмәскә!

Синдә яшәү кирәк, иртәләрен,
Синең суда битне юарга.
Тәрәзәдән кояшка күз кысып,
Һәр көн, өр- яңадан туарга!

Чүп басмаган әле күңелләрне-
Капка төпләребез гөл, чәчәк...
Шул чәчәкләр тагын күпме үсәр?
Авыл, куркыныч бит синең киләчәк...

Шул киләчәк нык куркыта мине,
Мин чарасыз аның алдында.
Заман җиле тамырларны өзә.
Ярамый бит йоклап калырга!

Күңеленнән авылларны сызган,
Бәндәләрне жәлләп сызланам.
Адашканнар соңга калмассыннар,
Авылларга юл сап, бер Аллам!

Әллә ниләр эшләп булмас инде,
Авыл әкрен- әкрен генә картая...
Бер аксакал дәште кебек менә:
"Һәйкәлне соң, салырбыз кая?"

Сискәндерде сорау. Кирәк түгел!
Кычкырасым килде илереп...
... һәм килештем, барыбер кирәк булыр
Китүчеләр йөрмәс тилмереп...
***
Авыл саен...
Үз авылын данлап
Һәйкәл салып куйыйк авылга!
Киләчәктә шул һәйкәлләр калыр
Киткәннәргә...
Сагынып кайтып, чәчәк салырга...

Лилия Гарифуллина

Фото: garifullina_lilia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь