Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шигырь, җыр һәм биюләр – бары әниләр өчен (+фото)

Чепья мәдәният йортында әниләргә багышланган концерт булып узды

Бәйрәмне Раннур Әүхәдиев үзенең күңелләргә үтеп керерлек җыры белән башлап җибәрде. Алып баручылар әлеге кичәне әниләргә багышланган шигырьләр, җыр һәм биюләр белән үреп, бик яхшы алып бардылар.Сәхнәгә беренче адымнарын ясаучы Булат Нәҗипов, Марат Прокопьев белән бергә озак еллардан бирле иҗат дөньясында йөзүче Арбордан Фәннур Әүхәдиев та үзенең берсеннән-берсе матур җырларын бүләк итте. Залия белән Гөлсинәнең әбиләр көлдергече скетчын карап көлеп утырдык. Соңыннан Зәкия апа һәм авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин кабат бәйрәм белән котлап, үзешчән сәнгать коллективына яңадан-яңа үрләргә ирешүләрен теләп, рәхмәтләрен белдерделәр. Әлеге кичәнең иң онытылмас мизгелләре – ул иң яшь әнигә һәм иң өлкән әбигә бүләк тапшыру булды. 

Чепьялылар, учак утыгыз киләчәктә дә сүнмәсен, уңышлар, тазалык сезгә.


Валентин Прокопьев

Евгения Михайлова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне