Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шода балалары тамашачыны таң калдырды (+фоторепортаж)

Шоданың яшь артистлары әниләр хөрмәтенә “Галиҗанәп әни кадерлем” дигән бик матур концерт әзерләде.

Концерт номерларына бер генә кеше дә битараф калмады, әниләрдә алар бары тик уңай хисләр генә тудырды. Тамашачылар һәр чыгышны сокланып карады. Иң нәни артистларда сәхнәдә үзләрен бик иркен тоттылар. Сәхнәгә бер-бер артлы яшь талантлар чыга торды. Җаннарга рәхәтлек бирә торган матур көйләр һәм сүзләр һәр тыңлаучының күңеленә хуш килде. Бу көнне балалар сәхнәгә күтәренке күңел белән рухланып чыктылар һәм чыгышларын мәхәббәт, шәфкатьлелек, наз һәм җылылык бүләк итүче әниләргә багышладылар. Әниләр дә читтә калмады. Алар башкаруындагы биюләр, җырлар, кызыклы күхренешләр көчле алкышларга күмелде.

Бу концерттан анда катнашучылар да, тамашачылар да зур ләззәт алдылар. Бирегә җыелучылар чараның гадәттән тыш җылылыгын, җанга рәхәтлек бирә торган булуын билгеләп үттеләр һәм барлык катнашучыларга, аеруча бәйрәмне оештыруда башлап йөргән клубның яңа җитәкчесе Венера Фәйрахмановага олы рәхмәтәрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт