Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шодада капчык төбен тишкәннәр. Нинди капчыкныкын дисезме? (+фоторепортаж)

Шода авылы клубында көлке көне уңаеннан, “Хуҗа Насретдинның көлке капчыгы” дип исемләнгән юмор кичәсе булып узды.

Мөгаен, көләргә яратмаган кеше юктыр. Шода клубында узган “Хуҗа Насретдинның көлке капчыгы” юмор кичәсе нәкъ менә шундый шат күңелле шодалыларны җыйды. Кичәгә күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде.

Чарада мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм сәнгать үзешчәннәре катнаштылар. Юмор, миниатюралар һәм скетчлар, шаян биюләр, күңелле җырлар  белән үрелеп барган күңелле концерт тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Шода авылы үзешчәннәре ул яктан мактап туймаслык. Яшьләр дә, инде сәхнәдә шактый шомарган артистлар да, яңа гына ачылган талантлар да бу кичтә тамашачыны елаганчы көлдертте, рәхәтләнеп ял иттерде. Кичә тәмамлангач та тиз генә кайтып китәсе килмәде халыкның. Кайтыр юлга чыккач та, сүзләр әнә шул чыгышлар хакында иде әле.

- Молодцы, сәхнәләрне ут иттеләр. Бәйрәм саен шундый матур чаралар уздыруда көче кергән һәркемгә “Хезмәт” газетасы сайты аша олы рәхмәт сүзләребезне ирештерегез әле, – дип шалтыраталар шодалылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев