Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шодада “Урыныгыз булсын гел түрдә” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Кемнәр бүләкләнде? (+фото

Шодада лаеклы ялга китүчеләр өчен мәдәният йортында “Урыныгыз булсын гел түрдә” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдылар.

Рәүфә Габделхакова, Нуретдин Гайсин, Тәнзилә Рәшитовалар хөрмәтенә бу көнне иң изге теләкләр, моңлы җырлар яңгырады, алар хөрмәтенә иң дәртле биюләр сәхнәгә куелды.

Юбилярларны тәбрикләргә балалары, оныклары, туганнары кайткан иде. Хуҗалык рәисе Зиннур Әсхадуллин, авыл җирлеге башлыгы Ленар Саттаров та һәрберсенә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, истәлек бүләкләре тапшырды.

Әлеге матур гадәт Шода авылында бик күптәннән яшәп килә. Һәр елны февраль аенда лаеклы ялга китүчеләр өчен матур чара оештырыла. Чараның максаты яшәлгән еллар, башкарган эшләргә беркадәр нәтиҗә ясау гына түгел, ә хезмәтләре белән макталган әлеге авылдашларны яшь буынга үрнәк итеп күрсәтү. Әлбәттә, бер генә чара да җыр-моңсыз үтми. “Урыныгыз булсын гел түрдә” дип исемләнгән бәйрәм кичәсендә Сәрдек авылыннан кунак буларак килгән Ризәләнең, авылдашларыбыз Гөлназ Һадыеваның, Фәрит Хәкимҗановның, Искәндәр Закировның моңлы җырлары тамашачыны җырлатты да, елатты да бу кичтә. Фәрит Хәкимҗановның өздереп гармунда уйлауларын тамашачы тын да алмый тыңлады. Биюче кызлар Алинә, Әдилә, Миләүшәләрнең зур осталык белән башкарган биюләре дә көчле алкышларга күмелде. Ветеран укытучы Фәимә Зәкиева башкаруындагы нәфис сүз исә бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

– Бәйрәмебезне кабатланмас иткән авылыбыз үзешчәннәренә, алып баручы Рәсимә Габдрахмановага, музыкаль  бизәлеш өчен җаваплы Фәннур Габделхаковка һәм алыштыргысыз фотографыбыз Фәрхәт Рәшитовка ихластан рәхмәт сүзләре ирештерәм, киләчәктә һәрбарчасына зур уңышлар, сәламәтлек телим, – дип изге теләкләрен ирештерде чара ахырында клуб мөдире Венера Фәйзрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев