Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шодалылар Әтәч елын бердәм булып каршылады (фоторепортаж)

Шода авылында бал-маскарад бик оешкан төстә үткән.

Бәйрәмнәр күптән үтсә дә, аннан алган тәэсирләр әле дә күңел түрендә саклана. Кечкенә авыллар турында сүз чыкса, аларның киләчәге юк дияргә яратабыз. Әмма авыл халкы актив булса, алар киләчәккә балта чаптырмый. Чагыштырмача кечкенә авыллар рәтенә кергән Шода халкы нәкъ менә шундыйлардан. Яңа ел бәйрәмнәрен тамаша кылгач, мин моңа янәдән инандым. Биредә мәгариф, мәдәният учаклары тирәсе генә түгел, хәтта ферма яннары да сыннар белән бизәлә.

Авыл халкын гына түгел, башкала кунакларын да бәйрәмгә дәшкән Яңа ел маскарадын да биредә бөтен авыл белән әзерлиләр. Кем нәрсәгә сәләтле, эштән соң җыелып репетиция ясыйлар, зарлануны белмиләр, кеше кушканга түгел, күңел өчен. Араларында кемнәр генә юк: каравылчы да, шәфкать туташы да, тракторчы да, атчы да..

- Елның-елында авылыбыз фельдшеры Ләйсән Габделхакова бәйрәм өчен сценария яза, биюләр өйрәтә. Эш сәгатьләреннән соң репетицияләр ясап, бик ныклап әзерләнәләр. Авылдашлары өчен шулай җан атып йөргән Ләйсәнгә зур рәхмәт әйтәсебез килә. Гомумән, әлеге бәйрәмне әзерләүдә көче кергән һәркемгә авылдашлар исеменнән олы рәхмәт хисләребезне ирештерәбез, - ди Резеда Низамова да.
Бәйрәм чарасы маскарад костюмнарына да бик бай иде. Җырлар, биюләр дә чарага ямь өстәде. Кыскасы, кунаклар да, авылдашлар да бәйрәмнән бик канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250