Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

СИҢА КАЙТАМ, ТУГАН ЧАПШАРЫМ

Салкын шәhәр урамнары буйлап Кайткан чакта кайчак "өемэ", Җан өшеткеч суык булып китә, Сагыш тула минем күңлемә...

Салкын шәhәр урамнары буйлап
Кайткан чакта кайчак "өемэ",
Җан өшеткеч суык булып китә,
Сагыш тула минем күңлемә...

Искә төшә туган авылымның
Саф һавасы, инеш-елгасы...
Шул инешнең ярларына басып,
Сагышларым килә юасы...

Сагынам шул, күңлем синдә минем...
Ике урам... Туган Чапшарым...
Кайгырсам да, шатлансам да минем
Килә авылыма кайтасым...

Нинди сихри көчкә иясеңдер?..
Килә сине кочып аласым...
Килә минем кабер өсләрендә
Бабаларга дога кыласым...

Артышлыкка таба йөгреп барып,
Җир җиләген авыз итәсем...
Бу бәхеттән исерердәй булып,
Килми hич тә кире китәсем...

Бала чакта туганнарым белән
Гел җыела идек урманда...
Болыннарың тула иде синең
Шатлык тулы моңлы җырларга...

Әллэ ничек салкын миңа бүген...
Гафу итче, мәшhүр Казаным...
Йөгереп кайтам, көт син, сабыр булчы,
Сиңа кайтам, туган Чапшарым...

Нурия Гаязова

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь