Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Син супер!" шоуы финалисты Данила Новиковка фатир бүләк иткәннәр

Минзәләдә меценатлар акчасына сатып алынган фатирда Данила Новиков өчен тавыш яздыру студиясе җиһазландырылачак.

НТВ каналында "Син супер!" халыкара фестивале финалына узганнан Минзәләдән 14 яшьлек Данил Новиковның иң зур хыялы тормышка аша. Аңа меценатлар бер бүлмәле фатир бүләк итә, ә һәм тавыш яздыру студясе җиһазландырылачак.

"Районнан ноутбук бүләк ителәчәк, ә меценатлар аңа фатир сатып алдылар. Сату-алу килешүе төзелгән инде, Данила - торак милекчесе. Бер бүлмәле фатир шәһәр үзәгендә урнашкан, ул укый торган мәктәптән ерак түгел. Тиздән Данила өй туе үткәрәчәк", - дип хәбәр иткән Минзәлә муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина.

Спикер билгеләп үткәнчә, бу җиңү көтелгән иде. Талантлы егет төрле конкурсларда катнашып, берничә тапкыр җиңүләр дә яулаган булган. Данила әбисе һәм карт әбисе белән шәхси йортта яши. Яңа фатирда тавыш яздыру студиясе җиһазлау өчен республика акчасына микшер сатып алынган инде.

"Алар мәйданы 120 квадрат метр булган яхшы шәхси йортта яшиләр, Данилның үз бүлмәсе бар, алар үз хуҗалыгын тоталар. Элеккеге фатир хуҗалары кичә күченеп киттеләр. Без фатир ачкычын район башлыгы катнашында тантаналы шартларда тапшырырга планлаштырабыз", - дип өстәде Эльвира Хәбибуллина.

Даниланы әбисе үстергән,  әнисе юл-транспорт халәкәтендә вафат булган, ә әтисе улы тормышы белән кызыксынмый. Әбисе үзен бала тәрбияләүгә генә түгел, ә аның талантын үстерүгә дә багышлаган. Данила тамашадагы чыгышын нәкъ менә әбисенә багышлады. Чирек финалда малай Киркоровның «Марина» җырын башкарды, ярымфиналда «Держи», ә финалда «В краю магнолий» җырларын башкарып жюриның гына түгел, тамашачыларның да күңелен яулады.

Егет призлы урын яулмаса да, мактаулы исемле диплом һәм Леонид Агутинның музыкаль белем бирү форумына чакыру алды. Шулай ук Данила 18 яшькә кадәр "Син супер!» проекты степендиясен алачак, әле аңа 15 яшь тулды гына.

"Син супер!" ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен вокал шоуның дүртенче сезоны сентябрь аенда башланды. Анда 9 илдән 58 бала катнашты, алар арасында Рәссәй, Украина, Беларусь, Грузия, Абхазия, Кыргызстан, Молдова, Әзербайҗан һәм Эстониядән катнашучылар бар иде.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Данила Новиков