Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Син утырткан гөлләр

Һәр яз саен син утырткан гөлләр Купшы шау чәчкәләр аталар. Син юклыкны күреп моңаялар, Сагышларга, ахры, баталар. Әле дә булса, алар саклый кебек, Синең җанның назлы җылысын. Гөлләр арасында йөргн чакта Сине сагынам, килә елыйсым. Назланалар кояш нурларында, Саба жиле коча иртәсен. Сизмәде лә күңел, һай, сизмәде, Хәсрәт килеп, ятим...

Һәр яз саен син утырткан гөлләр
Купшы шау чәчкәләр аталар.
Син юклыкны күреп моңаялар,
Сагышларга, ахры, баталар.

Әле дә булса, алар саклый кебек,
Синең җанның назлы җылысын.
Гөлләр арасында йөргн чакта
Сине сагынам, килә елыйсым.

Назланалар кояш нурларында,
Саба жиле коча иртәсен.
Сизмәде лә күңел, һай, сизмәде,
Хәсрәт килеп, ятим итәсен.

Гөлләр арасында җитәкләшеп,
Булмас инде кабат йөрүләр.
Гөлләр бүләк итеп "бәхтем" дип,
Иреннәрдән назлап үбүләр.

Бакчам яме көяз гөлләр булса,
Күңел бакчам гөле - син идең.
Гөлләр шиңәр салкын көзләр килгәч,
Гомерлеккә сине мин сөйдем.

Син утырткан гөлләр сагышланып,
Елый яңгырларга кушылып.
Кайгыларга түзми чайкалалар,
Салкын җилдән туңып, күшегеп.

Һәр яз саен син утырткан бакчам
Гүзәл шау чәчкәгә күмелә.
Кайгыларым сагышларга салып,
Кайнар күз яшьләрем түгелә.

Чыганак: http://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250