Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Синнән, миннән тора!

Сезнең хезмәт җиңел түгел, урманчылар, Саклап тотсаң гына урман урман була! Бераз гына игътибарыгыз кимесә дә, Хәзер явыз бәндә кулын суза. Давылы да, янгыны да - бик куркыныч, Нинди таза агачлар да кала көчсез. Янгын килеп чыкмасынга тырышасыз, Урман диеп янасыз сез һәм көясез. Матурлыкны саклый белү кирәк лә бит!...

Сезнең хезмәт җиңел түгел, урманчылар,
Саклап тотсаң гына урман урман була!
Бераз гына игътибарыгыз кимесә дә,
Хәзер явыз бәндә кулын суза.

Давылы да, янгыны да - бик куркыныч,
Нинди таза агачлар да кала көчсез.
Янгын килеп чыкмасынга тырышасыз,
Урман диеп янасыз сез һәм көясез.

Матурлыкны саклый белү кирәк лә бит!
Җиләге дә, гөмбәсе дә тәмле була,
Тик, миллеккә дип барган җирдән
Ботарлыйлар каеннарны жәлләмичә.

Ял итәргә яраталар саф урманда,
Артларыннан өем-өем чүпләр кала.
Пластик шешә, савыт-саба, буш пакетлар,
Банан, алма кабыклары чәчелеп ята.

Саф һавада тәмле була бар ризык та,
Казан асып, учак ягулар шәп урманда.
Пыскып кына калган бер күмер дә,
Дөрләп китә... Аннан тоташ урман яна.

Табигатьнең теле юк шул, әй мескеннең -
Тагын күпмеләргә чыдар икән?!
Юкса, шул байлыкны саклау, яклау
Тора һәрберебездән: синнән, миннән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250